Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгарифне кулайлаштыруда җәберләнүчеләр арта


Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе интернатында яшәп укучылар кечерәкләрне бер-берсе белән җенси уен уйнарга мәҗбүр иткән.

Бүгенге көндә Русия һәм шул исәптән Татарстанда да укучылары аз булган мәктәпләр ипләп кенә ябыла бара. Белгечләр моны, бу мәктәпләрне тоту дәүләткә зур чыгымнарга төшүдән чыгып эшләнә, дип бәяли. Әлеге проблемны хәл итү максатыннан хәзер инде кечкенә мәктәпләрне ябып зуррак мәктәпләргә укучыларны автобусларда йөртеп укытуны җайлый башладылар.

Ләкин бу ысул үзен аклыймы соң? Дәүләт өчен бу юл күпкә отышлырак булырга мөмкин. Беренчедән, кечкенә мәктәпләрне ябып, уку йорты өчен тотылачак акчалар янга кала. Икенчедән, укытучыларга булган кытлык та бетерелә.

Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кече яшьтән гаиләсеннән аерылырга мәҗбүр булган мәктәп укучыларында бу тискәре чагылыш таба. Икенче бер мохиткә ияләнүдә авырлыклар кичергән балалар укуларында калыша һәм берүк вакытта төрле күңелсез вакыйгаларга дучар була.

Бер күңелсез вакыйга бу көннәрдә Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе интернатында булган. Шушы интернат-мәктәптә укучы бер баланың әнисе Галина Фирсова сүзләренә караганда, әлеге интернатта зуррак яшьтәге балалар кечкенә малайларны җенси җәберләүләргә дучар иткән.

“Бер атна элек улым миңа телефоннан шалтыратып, үзен гейлар эшли торган гамәлләрне кылырга мәҗбүр итүләре турында әйтте. Мин моны ишеткәч шок хәлендә калдым. Шунда ук мәктәп мөдиренә шалтыраттым. Ул бу хәлне белүен һәм моны тикшерәчәкләре турында белдерде. Аннан соң улыма кабаттан шалтыраттым. Ул үзен мыскыллаган малайларның ата-аналарын мәктәпкә чакыртулары турында сөйләде.

Шуның белән шул. Беркемне дә җавапка тартмадылар. Балам өйгә кайткач, аларны видеога төшереп алулары да ачыкланды. Аларны башта кыйнаганнар, аннан соң чишендергәннәр. Бу видеоны хәтта мәктәптәге кызларга да күрсәтеп йөргәннәр әле.

Мәктәптә беркем дә балаларны контрольдә тотмый. Хәзерге вакытта баламда психик тайпылыш күзәтелә. Дарулар эчә. Мәктәпкә бару турында сүз дә була алмый”, ди Галина Фирсова.
Зыян күргән малайның әнисе, үзләре яши торган Ташовка авылының Матюшинога 12-15 км ераклыкта булуын, 80 елларда бу авыл мәктәбенең ябылуын һәм шул еллардан бирле әлеге авыл балаларының төрле авылларга йөреп укуы турында әйтте. Быел бу авылдан 2 кыз һәм аның улы интернатта яшәп укый икән.

Ташовка авылы балаларының интернатта яшәп укуларының төп сәбәбе – ике арадагы юлның начар булуында. “Әгәр юл яхшы булса, автобус көн саен балаларыбызны өйгә алып кайтып йөрер иде”, ди Галина Фирсова.

Матюшино урта мәктәбе мөдире Римма Шәрәфиева сүзләренә караганда, мәктәптә 6 авылдан 44 бала белем ала. Аларның 18е интернатта яшәп укый. Әмма мәктәпнең үз автобусы була торып, юллар начар булу сәбәпле укучылар атна ахырында гына үз өйләренә кайта икән.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бүген 401 мәктәп автобусы бар. Ләкин барлык юллар да аларны йөртергә мөмкинлек бирә дип әйтеп булмый. Матюшино урта мәктәбе мөдире дә Ташовка белән Матюшино авыллары арасындагы юл бик начар булуын әйтә. Ул моны шәхсән үзе барып күргән.

“Балалар интернатта бер атна торалар иде. Икенче чиректән якын-тирә авылларга ташырбыз дип торабыз. Шулай уйлаган идек, әмма Ташовкага юл бик начар. Шул малай яши торган авылга барганда, автобус әйләнеп капланырлык. Кичә үзем автобус йөртүче белән барып карадым. Андый юлдан балаларны йөртеп булмый. Шуңа күрә без аларны интернатта калдырырга мәҗбүр булабыз. Теләгән кеше килеп карый ала ул юлны. Бу бит уен эш түгел. Балалар өчен без җавап бирәбез. Мин беренче чиратта”, ди мәктәп мөдире.
Римма Шәрәфиева сүзләренчә, хәзерге вакытта Матюшино урта мәктәбендә прокуратура вәкилләре бу вакыйга уңаеннан тикшерү эше алып бара.

Үзе укый торган мәктәптә 10-11 сыйныфлар ябылу аркасында Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылында укыган баланың икенче бер урынга ияләнә алмыйча үз-үзенә кул салуы хакында моңа кадәр “Азатлык” радиосы сөйләгән иде.

Русия мәгарифендәге кулайлаштыру сәясәтенең уйланып бетмәгән һәм җитәрлек дәрәҗәдә көйләнмәве аркасында укучылар җәберләнә һәм үзләренә кул сала.
XS
SM
MD
LG