Accessibility links

Екатеринбурда ислам дине, фән һәм мәгариф җыены узды


Бу көннәрдә Екатеринбур шәһәрендә Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең дүртенче Корылтае һәм “Русия мөселманнары: фән һәм мәгариф” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.

Бу ике вакыйга аерылгысыз булып, Русия мөселманнарының күп кенә көнүзәк мәсьәләләрен барлап, аларны чишү юлларын ачыклауда зур әһәмияткә ия булды. Бу чараларда катнашырга дип, Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш мәхәлләләреннән дин әһелләре, мөфтиләр, галимнәр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре җыелган иде.

Русиянең Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте 1997 елда төзелеп, 13 ел эшләү дәверендә үз эченә 85 дини идарәне берләштерде. Аның алыштыргысыз рәисе булып, бу көнгә кадәр мөфти хәзрәт Нәфигулла Аширов эшләп килде. Бу Корылтайда да аны кабат тагын биш елга сайлап куйдылар.

Бу чараларны мөфти хәзрәт үзе мөселманнарның үзара аралашып, уңышларга сөенү һәм уртак ихтыяҗларны ачыклауда бик зур әһәмияткә ия дип белдерде. Кызганычка каршы, уңышларга караганда чишәсе мәсьәләләр бик күп.

Русиядә бүгенге көндә ислам дине торышы, Нәфигулла Аширов фикеренчә, бик үк канәгатьләнерлек түгел. Аның сөйләвенчә, узган гасырның 15нче елларында татар-башкортлар яшәп килгән авылларда гына 15 меңләп мәчет булган, ә бүген Русиядә мәчетләр саны 3 мең тирәсе генә. Бүген мәчетләргә ихтыяҗ авылларда түгел, бигрәк тә шәһәр җирләрендә көчле. Ә зур шәһәрләрдә мәчетләр салу төрле сәбәпләр аркасында кыенлаша.
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

Конференциядә катнашырга дип килгән күренекле язучы, тарихчы-галим Фәүзия Бәйрәмова да, Себер-Урал төбәгендә халыкка дин таратуда әле эш җитәрлек, дип саный.

“Тын океаннан башлап Урал тауларына хәтле дин бик таркау хәлдә. Халык диннән бик ераклашкан. Халык исламча яшәү рәвешенең нәрсә икәнен белми, хәрәм тормышта яши. Күпчелек имамнар халык арасында аңлату эшләре алып бармый. Аларның бөтен эше никтер вәгазь сөйләүгә кайтып кала.

Монда да чыгышларын вәгазь сөйләп башкаралар, хисап докладлары да вәгазьне хәтерләтә. Биредә конкрет сөйләшү кирәк, конкрет эш юлларын билгеләү зарури.

Шулай да бу конференция мине сөендерде, моңа кадәр зур мөнбәрләрдән исламны фән белән бергә бәйләп күрсәткәннәре юк иде әле”, диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова конференциядә татар балаларына ислам дине асылларын өйрәтү ысуллары турында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, дөньяви дәүләт булган Русиядә мәктәпләргә ислам дине дәресләрен кертү мөмкин булмаячак. Ә дини гыйлемне һуманитар фәннәр аша балаларга җиткерергә мөмкин.

Фәүзия Бәйрәмова үзенең балалар өчен язган “Бәхет ачкычы”, “Нух пәйгамбәр көймәсе” кебек китаплары мисалында игътибарга лаеклы тәкъдимнәр кертте.

Конференциядә катнашучылар фән һәм мәгарифнең ислам диненнән аерылгысыз булуы турында тагын бер тапкыр искәртеп, бик кызыклы чыгышлар ясады. Шулай ук биредә милли мәгариф, телне саклау проблемнары да күтәрелде.

Өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Ринат Шәймәрданов бу чараны бүгенге көндә бик кирәкле һәм вакытлы дип санавын белдерде.

Конференциядә катнашучылар ислам динен өйрәнүне фәнни нигезгә салу, милли мәгарифне үстерү белән бергә үрелдереп баруның әһәмиятен нигезләп, мондый чараларны ешрак уздыру мәслихәт, дигән фикергә килделәр.
XS
SM
MD
LG