Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франсуа Фийон Франция премьер-министр итеп яңа мөддәткә билгеләнде


Франция президенты Николя Саркози Франсуа Фийонны премьер-министр итеп яңа мөддәткә билгеләде.

Саркози 2007 елда хакимияткә килгәннән бирле аңа ныклы һәм сәләтле таяныч булган Фийон төп игътибарын халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм икътисадка багышлаячагын белдерде.

Июнь аенда Саркози пенсия реформасыннан соң хөкүмәтне үзгәртәчәген игълан иткән иде. Яңа пенсия кануны узган атнада имзаланды.
XS
SM
MD
LG