Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Стратегик һөҗүм кораллары килешүенең Сенатта раслануын теләвен белдерә


АКШ президенты Барак Обама якшәмбе тагын бер кат Мәскәү белән Вашингтон арасындагы Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүенең АКШ Сенатында раслануын бик тә теләвен белдерде.

Омаба моны Япониянең Йокоһама шәһәрендә үткән Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы читендә Русия президенты Дмитрий Медведев белән аерым очрашудан соң журналистлар алдында әйтте.

«Бу безгә НАТО-Русия шурасы эшчәнлеген яңартырга һәм киеренкелекләрне киметү, Европа өлешендәге төрле иминлек мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне арттыру өчен киңәшләшүләр үткәрү мөмкинлеге бирәчәк», - диде Обама.

Килешү нигезендә ике як та атом кораллары санын утыз процентка киметергә тиеш булачак. Апрель аенда имзаланган килешүнең гамәлгә керүе өчен аның Сенатта раслануы шарт.

Тарафлар шулай ук Иран атом програмы тирәсендәге вәзгыять, Әфганстандагы хезмәттәшлек һәм Португалиядә үтәчәк НАТО саммитында Медведевның катнашлыгы турында да сөйләште.

АКШ җитәкчесе Русиянең дөнья сәүдә оешмасына кушылу омтылышына яклау белдерде.
XS
SM
MD
LG