Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыевны хөкем итү кичектерелә


Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыевны хөкем итү өчен игълан ителгән мәхкәмә эше 17 ноябрьгә кичектерелде.

Бакыев апрель аенда 90лап кешенең үлеменә китергән урам җыеннарында катнашучылар белән иминлек көчләре арасында булган бәрелешләрне оештыруда гаепләнеп хөкем ителәчәк. Аның белән бергә тәртипсезлекләрне оештыруда яки оештырырга фәрман бирүдә 28 кеше гаепләнә.

Кыргызстанның хәзерге президенты Роза Отунбаева Бакыев һәм аның ярдәмчеләренә ярлыкау булмаячак, дип белдерде.

Гаепләнүчеләр арасында иминлек көчләренең элекке башлыклары да бар. Аларның алтысы, шул санда Бакыев үзе һәм аның туганы Җаныш Кыргызстанда түгел.

Мәхкәмә эше бүген Бишкәкнең спорт сараенда башланырга тиеш иде. Мондый зур бина меңгә якын шаһит, корбаннарның гаиләләре һәм журналистларны сыйдырыр өчен кирәк.

Бакыев президент Александр Лукашенко чакыруы белән апрель аеннан бирле Беларуста яши. Кыргызстанда ул шулай ук финанс җинаятьләрдә, коррупция һәм зур күләмдә акчаларны үзләштерүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG