Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән Русия мәхәббәте сүрелә


Екатеринбурда Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы җыенында кул кысышканга инде елдан артык вакыт узган, (2009 елның 16 июне)
Екатеринбурда Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы җыенында кул кысышканга инде елдан артык вакыт узган, (2009 елның 16 июне)

Русиянең Иранга ракеталар сатмаячагы билгеле булгач, Тәһран Мәскәүне “шайтанга сатылуда” гаепләгән иде. Шуннан соң мөнәсәбәтләргә күләгә төште.

Көнбатыш Иран җитәкчесеннән авыр гаепләүләр ишетергә күнеккән. Әмма бу юлы мондый сүзләрнең Русиягә әйтелүе – шактый күп шау-шу уятты.

Киеренкелек Русиянең Иранга ерак арага очучы S300 ракеталарын сатмаячагы турындагы белдерүеннән башланды. Бу хакта сентябрь аенда Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы чыкты. Килешү “техник” сәбәпләр аркасында өзелә, диелде. Мәскәү Тәһранга 800 миллион долларлык ракета сатачак, дип килешенгән иде.

Узган атнада Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат илнең төньяк-көнчыгышындагы Боҗнур каласында урам җыенында чыгыш ясап, килешү үтәлергә тиеш, Иран халкы үз хокуклары өчен көрәшәчәк, дип белдерде.

Бүре дә тук – сарык та исән

Еллар дәвамында Русия белән Иран арасында якынлык булса да, Мәскәүнең Тәһран белән мөнәсәбәтләрен “бүре дә тук, сарык та исән” сәясәте дип бәяләп булыр иде. Мәскәү Көнбатышның ачуын бик чыгармаслык һәм шул ук вакытта Ирандагы үз мәнфәгатьләрен дә онытмаслык бер сәясәт алып барды.

Русия Бушәрдә атом корылмасын төзүне озакка сузды. Ниһаять, ул август аенда тәмамланды.

Әмма Иранны ракетасыз калдыру – Тәһран өчен атом корылмасын соңлатудан күпкә куркынычрак. Иранның атом корылмаларын саклау тиешле дәрәҗәдә булмаячак, дигән сүз.

Русия БМО Иминлек Шурасының Иранга чикләүләр кертү турында соңгы карарын да хуплаган иде. Июль аенда Әхмәдиниҗатның президент Медведевны “Иран дошманнары мөнбәренә” менүдә гаепләвен Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров кискен тәнкыйтьләп чыккан иде.

“Дуслар дошманга әйләнмәсен”

Русия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын бер кызыклы ягы бар. Белгечләр Иранда гади халык арасында да Русиягә һәм урысларга каршылык зур, ди. Гадәттә, Иран президентына оппозициядә булучылар Русияне яратмый.

“Иран халкының 90% ике дә уйламыйча, Америка безнең дустыбыз, Русия – дошман, диячәк. Тәһран урамнарындагы кешеләрне туктатып сорасагыз – җавап шул булачак. Минемчә, хәтта хөкүмәт эчендә дә АКШ белән дус булырга теләүчеләр күбрәктер. Алар күбесе Русия белән дошман булырга теләмәсә дә, АКШны якынрак күрә”, ди АКШта урнашкан Американ-Иран шурасы президенты Һушанг Әмирәхмәди.

Әхмәдиниҗат озак еллар АКШны кан дошманы дип саный. Хәзер ул Иран сәясәте мәсьәләсендә Русиянең АКШ белән берләшүеннән курка.
XS
SM
MD
LG