Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары дәүләтчелек турында хыяллана


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында татар халкының киләчәк язмышы хакында сүз барды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов иҗтимагый үзәкнең чираттагы утырышында якташлар клублары төзү мәсьәләсен күтәрде:

“Без һәр районның якташлар клубын оештырырга тиеш. Уфада һәр районнан чыккан күренекле вәкилләр яши. Галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләре, кыскасы, зыялылар җитәрлек. Без шуларны бергә җыеп туплый алсак, алар белән тиешле юнәлештә эшләсәк, киләчәк җанисәптә проблемнар азрак булыр иде дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, үзем Мишкә районының якташлар клубын оештыруны үз өстемә алам. Башкаларны да шуңа чакырам”, диде ул.

Утырышта катнашучылар кайсы районнарны алачакларын атамасалар да, бу башлангыч күпләрдә хуплау тапты.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов тагы да глобальрәк проблемнарны күтәрде:

“Иртәме-соңмы, Русия җимерелүгә бара. Милли мәгарифне, социаль өлкәдәге җимерүләр шуңа алып киләчәк. Без моңа алдан әзер булырга тиеш.

Белүебезчә, Башкортстанда татарлар сан ягыннан һәм урнашкан территорияләре буенча да бик күпләр. Русия таркалган очракта без үз җирләребезгә ия булырга тиешбез. Шуның өчен әле үк әзерләнергә, концепциясен эшләргә тиешбез.

Без бөек милләт, без кайчандыр дәүләтле булган халык. Әгәр урыслар җиңми тагын 300 ел дәүләтле булган булсак, алар татарлашып беткән булырлар иде. Инде артка юл юк, ләкин дәүләтчелекне тергезү, милләтне саклау кебек хыялларыбызны тормышка ашыру өчен безгә тик ятарга ярамый.

Без Русия таркалганда җирләребезне саклап калырга, дәүләтчелегебезне тергезергә тиеш. Шундый киләчәккә караган планнар белән янарга тиешбез”, диде Рәмил Хөсәенов.

Әлеге мәсьәләне киләчәк утырышларда тикшерү дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG