Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Нобель тынычлык бүләген тапшыруда катнашудан баш тартты


Русия Нобель тынычлык бүләген Кытай диссиденты Лю Сяобога бирүдә катнашмаячагын белдерде.

Норвегиядәге Нобель комитеты хәбәрләренә караганда, алты ил – Русия, Казакъстан, Куба, Марокко, Гыйрак һәм Кытай - тантанада катнашудан баш тарткан. 16 ил чакыруга әле җавап бирмәгән.

Быел тынычлык бүләген тапшыру тантанасы үтмәскә дә мөмкин. Лю Сяобо үзе һәм аның туганнары Ослога килә алмый, диде комитет башлыгы Гейр Лундестад.

Кытайда кеше хокуклары, демократия иреклекләре өчен көрәшүче 54 яшьлек Лю Сяобо үзе төрмәдә, аның хатыны өйдә сак астында.

Бүләкне тапшыру тантанасы 10 декабрьгә билгеләнгән.

Кытай халыкара җәмәгатьчелек арасында диссидентка бүләк бирүдә катнашмаска чакыру кампаниясе алып бара.
XS
SM
MD
LG