Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин Мәскәү төзелеше башлыгы итеп билгеләнде


2001 елдан бирле Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры булып эшләгән Марат Хөснуллин Мәскәү шәһәренең төзелеш идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

Хөснуллинның эш килешүе Мәскәү мэрынының вазыйфада булу мөддәтенә бәйле.

“Төзелеш идарәсенең элекке җитәкчесе Александр Косован хезмәт килешүе тәмамлану сәбәпле урыныннан китте”, диелгән Мәскәү хакимиятенең матбугат үзәге белдерүендә.

Казанда туып югары финанс-икътисад белемен алган Хөснуллин Британиядә “идарә-менеджмент” өйрәнгән.

Гаиләсе – хатыны һәм ике баласы бар.
XS
SM
MD
LG