Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада эшмәкәрләр яңа салым кодексына протест белдерә


18 ноябрьдә Украина парламенты раслаган яңа салым кодексына протест белдереп бүген Киевның үзәк мәйданына ике меңләп эшәмәкәр җыелды.

Митингны кече һәм урта эшмәкәрләрнең һөнәр берлекләре вәкилләре оештырды.

Митингка "Безнең акчалардан кулларыгызны алыгыз", Безнең бөтен нәрсәбезне алдыгыз - эшебезне калдырыгыз", - дигән шигарьләр чыгарылды.

Чарада катнашучылар саны арта бара.
XS
SM
MD
LG