Accessibility links

Нигерия янында Русия диңгезчеләренә пиратлар һөҗүм итте


Нигериянең Лагос порты янында Русия диңгезчеләре эшләгән танкерга пиратлар һөҗүм итте.

NS Spirit танкерына кораллы унлап кеше менеп диңгезчеләргә ут ачкан. Диңгезчеләр сыену урынына кереп бикләнгән.

Һөҗүм итүчеләр бераздан танкердан киткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә яраланган бер кеше портка килгәч хастаханәгә салынган.

Либерия әләме астында эшләүче танкерда барлыгы 22 кеше булган. Аларның барысы да Русия ватандашлары.
XS
SM
MD
LG