Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең НАТОга кушылмавына биш сәбәп


Кремль яклы "Яшь Русия" хәрәкәте әгъзалары Мәскәүдәге АКШ илчелеге янында
Кремль яклы "Яшь Русия" хәрәкәте әгъзалары Мәскәүдәге АКШ илчелеге янында

Русияне НАТОга кушылырга чакыру - бары тик яхшы теләк кенә, бу киләчәктә мөмкин булмаячак, һәм моның сәбәпләре Русиянең үзендә, ди сәяси күзәтүче Боом.

Узган атна ахырында Русия президенты Дмитрий Медведевның Лиссабонда үткән НАТО саммитында катнашуы зур тарихи вакыйга буларак бәяләнде. Кушма Штатларның НАТОдагы илчесе Иво Даалдер Азатлык радиосына интервьюда әлеге очрашуга бәя биреп, бу очрашуның Грузия сугышыннан соңгы беренче НАТО-Русия Шурасы саммиты булуына, НАТО җыенына Русия президенты Дмитрий Медведевның беренче мәртәбә килүенә игътибар юнәлтте.

Иво Даалдер
Ул шулай ук НАТО-Русия Шурасының эшче төркеме төзелүен һәм аңа киләсе елның җәенә кадәр хезмәттәшлекне ни рәвештә алып бару мөмкинлеге турындагы сорауларга җаваплар эзләргә кушылуын белдерде. Аның әйтүенчә, НАТО-Русия Шурасының саклану министрлары Брюссельдә очрашып, бу хезмәттәшлекне ничек күз алдына китерүләре, бер-береннән бик нык аерылган системнарның ничек хезмәттәшлек итә алуы турында сөйләшәчәк.

Лиссабон Саммитына кадәр исә, Даалдер Русиянең киләчәктә НАТОда әгъза булу мөмкинлегенә дә ишарәләгән иде. НАТО низамнамәсенең унынчы матдәсен телгә алып, Даалдер НАТО ишекләренең һәрбер Европа иленә ачык булуын һәм Русия әгъзалык таләпләрен үтәгән очракта, бу матдәнең аңа карата да кулланыла алуын әйтте.

Moscow Times газеты журналисты Майкл Боом исә, кызганыч ки, бу яхшы теләк кенә булып кала, чынлыкта Русиянең НАТОга кушылуы беркайчан да мөмкин түгел, ди. Боом әлеге фикерен куәтләп, түбәндәге биш сәбәпне китерә:

1. НАТО кораллы көчләрнең цивиль һәм демократик кулларда булуын таләп итә. Бу әгъза илләрнең үзара хезмәттәшлек итү сәләтен тәэмин итүче төп кагыйдәләрнең берсе. НАТО илләрендәге сәяси системнарның төрлелегенә, кайберәүләренең президент, кайберәүләренең парламент республикалары булуына карамастан, аларның барысында да саклану бюджетлары үтә күренмәле. Хәрби мәсьәләләрне җәмәгатьчелек тә, парламент та күзәтеп бара. Шул исәптән, хәрби уңышсызлыклар һәм канун бозулар бәйсез рәвештә тикшерелә. Саклану чыгымнарының ничек тотылуын яки тотылмавын парламент күзәтеп бара.

Русиядә Владимир Путин урнаштырган хакимият вертикалендә исә хәрбиләр өстеннән цивиль контроль булдыруга бернинди урын юк. Автократик хакимият хөкүмәтнең дә, хәрбиләрнең дә җәмәгатьчелек алдында җаваплы булуын кире кага. Русиядә җәмәгатьчелек һәм парламент алдында җавап бирмәве саклану министрлыгына коррупцияне, уңышсызлыкларны, хаталарны һәм артта калганлыгын яшерү мөмкинлеге бирә.

Дмитрий Рогозин
2. НАТО Русиягә партнер буларак түгел, ә “дошман” буларак кирәк. Саклану һәм иминлек өлкәсендә эшләүче консерватив һәм милләтче көчләр НАТОны Русиягә каршы көч буларак күрә. НАТОның үз максатларын үзгәртүе, яңа куркынычларга, террорчылыкка, диңгез юлбасарлыгына, наркотикларга яки интернет һөҗүмнәренә каршы юнәлтелүе барысы да ялган, аның төп дошманы булып Русия кала диелә. Хәтта март аенда Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин да, Twitterда НАТОның югары җитәкчелеге бүгенгә кадәр Русиягә каршы хәрби стратегия һәм планнар әзерләү белән мәшгуль, дип язып чыкты.

Бу курку Русиянең февраль аенда игълан ителгән яңа хәрби стратегиясендә дә ачык чагыла. Анда НАТО Русиягә янаучы иң төп куркыныч дип сурәтләнә.

3. Кытай. Әгәр дә Русия НАТО әгъзасына әверелсә, НАТО чикләре Кытайга кадәр җәеләчәк. Русия-Кытай чикләре исә 4 мең чакрым озынлыкта. Бу НАТО, Русия һәм Кытай арасындагы өч котыплы балансны җимерәчәк. Кытайга каршы төрле сүз берләштерүләр теорияләренә ышанучы Пекиң бу адымны Русия белән НАТОның Кытайга каршы берләшүе дип кабул итәчәк. Бу исә Кытай белән тыгыз икътисадый бәйләнешләре булган Русиягә дә, Кушма Штатларга кирәк нәрсә түгел.

Ул гына да түгел, АКШның яки НАТОның киләсе уйланмаган хәрби чарасы Кытайга яки Иранга каршы юнәлтелергә мөмкин диелә. Әгәр шундый һөҗүм була калса, Русия НАТО әгъзасы буларак Кытай яки Иранның җавап һөҗүме өчен һәдәф булачак. Мондый хәлгә калмау өчен, Русия НАТОга карата катгый хәрби нейтральлек сакларга тиеш, диелә.

Николай Бордюжа
4. Бердәм иминлек килешүе оешмасы. Русиянең НАТОга кушылуы Бердәм иминлек килешүе оешмасының җимерелүен аңлатачак. Бу оешма 2002 елда төзелгәннән бирле Русия аның дөньядагы иминлек мәсьәләләрендә НАТОга көндәшлеген арттырырга тырышып килә.

Оешма җитәкчесе Николай Бордюжа Русиянең НАТОга кушылу мөмкинлеген “абсурд” дип атап, “әгәр дә Русия үз беректәшләре белән үзенең иминлек оешмасын төзегән һәм ул яхшы гына эшләп килә икән, НАТОда әгъза булуның ни мәгънәсе бар”, дип белдерде.

5. Русиянең дөньякүләм мәмләкәт булу ымсынулары. Иң мөһиме, Русиянең НАТОда әгъза булуы аның элекке супердәүләт статусын кайтару хыялларыннан баш тартуын аңлатачак. НАТОга кушылганнан соң, Русия Германия, Британия яки Франция кебек Европадагы гади бер зур дәүләт кенә булып калачак.

Өстәвенә, дөньяның иң зур һәм иң тәэсирле оешмасы НАТОда Русия de facto Кушма Штатларга буйсыначак дигән сүз. Моны инде сәяси һәм хәрби өлкәдәге уртачыл караштагы кешеләр дә кабул итә алмаячак.
XS
SM
MD
LG