Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Көньяк Осетия белән Абхазиядә көч кулланудан баш тарта


Грузия аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазияне Тифлис карамагына кайтару өчен хәрби көч кулланудан баш тарта.

Бүген бу турыда Страсбургта үткән Европа парламенты утырышында Грузия президенты Михаил Саакашвили белдерде.

Саакашвили әйтүенчә, Грузия элеккечә Көньяк Осетия белән Абхазияне Русия басып алган җирләр дип исәпли.

Шул ук вакытта ул Тифлиснең Мәскәү белән югары дәрәҗәдә сөйләшүләр башларга әзер булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG