Accessibility links

Кайнар хәбәр

XXI гасыр пуришкевичларына кем җавап бирер?


Владимир Пуришкевич Дума мөнбәрендә (карикатур)
Владимир Пуришкевич Дума мөнбәрендә (карикатур)

“Тарих кабатлана - башта фаҗига, соңрак фарс буларак” дигән сүзләрнең хаклы булуын тагын бер мәртәбә танырга гына кала: мәгълүм исламофоб Роман Силантьев Русиядәге мөселманнарга янә “Китегез!” дигән тәкъдим ясый. 1907 елдагы урыс карагруһлары кебек.

Соңгы айларда Русия дәүләтенең нинди юлдан китү ихтималы, гомумән, аның нигезе, асылы турында шактый гына әһәмиятле белдерүләр ясалды. Сүзләр белән генә чикләнмичә, кайбер гамәли чаралар да күрелде. Мәскәүдәге үзәк хөкүмәтнең астыртын гына милли мәгарифне юк итүе, милли дәүләтчелек атрибутларын бетерә башлавы, һәм ниһаять яңа икътисади бүленеш сылтавы белән андый милли дәүләтчелекне тәмам юк итәргә маташуы – шул гамәлләр рәтеннән.

Яңа авыздан... иске сүз

Бу гамәлләр күрсәтә ки, Русиянең яңа президенты, һәм бигрәк тә яңа православ патриархы тирәсендә тупланган урыс сәяси элитасы, әлегә фәкыйрь генә булса да федерация дип саналган Русияне бер милләт, бер тел һәм мөмкин булса, бер дин астында туплауны максат итеп куя.

Сишәмбедә дөнья күргән белдерүендә, мөселманнарга каршы даими чыгышлар ясап торган православ исламофоб Роман Силантьев, үзендәге мөселманнар белән эш итүдә Русия 1917 елга кадәр булган тәртипне кайтарырга тиеш дигән фикер әйтте. “Известия” газетында басылган мәкаләдә ул “православлар белән тыныч кына яшәргә теләмәүче, алар белән яшәвен туктата дигән принципка кайту бик мәгъкуль булыр иде. Бары шундый караш кына чын һәм тыныч мультикультурализмга китерә ала,” дип белдерә.

Ягъни, ХХ гасыр башында киң таралган карагруһ тел белән әйткәндә, «Русиядә ошамый икән, (Госманлы) солтан янына китегез!”

Силантьев Мәскәү патриархатының үзәк идарәсендә эшли, ул ниндидер кырый-кымтыкта йөргән вәкил түгел, киресенчә, еш кына мәгълүмат чараларына чиркәү түрәләренең карашларын тапшырып тора. Шул да мәгълүм – чиркәү Силантьевны соңгы елларда Мәскәүдәге мөселман идарәсе һәм шәхсән мөфти Равил Гайнетдингә каршы төрле мәгълүмати һөҗүмнәр ясап тору өчен дә файдалана.

Штык белән терәтелгән “мультикультурализм”

Үзен нахак “ислам белгече” дип атаган, асылда исә карагруһ карашлары белән киң танылган Силантьевны тарихтагы мәгълүм Пуришкевичка тиңләү бер дә юкка түгел, монда хилафлык юк – икесе дә православ дине хаким иткән тоталитар дәүләттә мөселман азчылыгы хокукларын бастырып торуны алга сөрә.

Соңгы белдерүендә Силантьев, мисал өчен, “ХVIII-XIX гасырлардагы мультикультурализм Русиядә беренче чиратта, диннәрара татулыкны игелекле сүз белән генә түгел, штык белән дә яклап торган көчле дәүләт ярдәмендә генә яши алды”, дип белдерә.

Ул чорда мөселманнарның бернинди хокукы булмавы, урыс хакимиятенең аларны кешегә дә санамавы, көчләп чукындырулар, төрлечә җәберләүләр, күпләп үтерүләр, илләреннән куылу – Силантьев мактаган, штыкка терәлгән “мультикультурализм” татарлар өчен бары тик шуны аңлата. Ә инде бу ошамый икән – бигайбә, китегез, дигән ишарә ясый ул.

Дөрес, бу юлы Төркия телгә алынмый - Русия империясендә мөселманнар үз гадәтләре белән бары тик Кавказ, Үзәк Азия һәм Идел буендагы анклавларда гына яшәгән, ди Силантьев, мөселманнарга янә шул анклавларны гына тәкъдим итеп. Ә татарлар, мәсәлән, Мәскәүдә дә, Петербурда да гасырлар буе яшәгән. Хәзер исә татар мәхәлләсенең Текстильщики бистәсендә мәчет корырга теләве, ХХI гасыр Пуришкевичлары тарафыннан православлар белән тыныч яшәргә теләмәү буларак бәяләнә ала.

Карагруһлыкның бай традициясе

Русиядәге милли вә дини азчылыкларны изү гадәтенең тамырлары тирән тарихка китә. Шушы өлкәдә танылган әһелләр арасында Лука Канашевич (Аксак Каратун), генераллар Суворов һәм Ермолов, чукынган морза Тәфкилев белән бергә Владимир Пуришкевич та бар.

Бессарабиядәге бөлген алпавыт гаиләсеннән чыккан шушы кеше Русия хакимиятенең илдәге азчылыкларга булган сәясәтен шактый тулы гәүдәләндерә. Империядәге исламны мөмкин кадәр ныграк изү, аны бөтенләй кысып чыгару эшендә Пуришкевич зур эш башкара – Русия империясенең фәкать патшалык һәм православиягә генә нигезләнүен алга сөрә, милли азчылыкларның хокукларын чикләүне, Польша һәм Финләндиянең вәкаләтләрен киметүне яклый. 1908 елда ул үтә уң урыс милләтчеләре өчен “Михаил архангел берлеге”н төзи, аның әгъзалары соңрак Русиянең төрле шәһәрләрендәге яһүд погромнарында актив катнаша.

Ә инде татар тарихына Пуришкевич Думадагы эшчәнлеге белән керә - Тукайның “Китмибез!” дигән танылган шигыре нәкъ менә шуңа җавап буларак языла.

Үз заманасы өчен либерал саналган һәм шул сәбәпле 102 көн генә эшли алган II Думада мөселман фракциясе дә була. Аның утырышларының берсендә, 1907 ел маенда Уфа губернасыннан сайланган депутат мөгаллим Кәлимулла Хәсәнев (1878-1949) мөселман мәктәпләренең мөшкел хәленә зарланып, патша хөкүмәтенең моңа бер дә ярдәм итмәвен тәнкыйтьләгән чыгыш ясый.

Тик аңа азакка кадәр чыгыш ясарга мөмкинлек бирмиләр – Пуришкевич һәм тагын бер карагруһ Созонович мөселман депутатының сүзен бүлеп, “Русиядә ошамый икән, әнә Госманлы солтаныгыз янына (Төркиягә) китегез!” дип кычкыра башлыйлар.

Бу җәнҗал матбугатка да чыга һәм Габдулла Тукайны “Китмибез!” дигән шигырен язуга этәрә.

Татарларның бер өлешендә ул вакытта чыннан да урыс золымыннан котылу өчен хәлифәткә күчеп китү идеясы таралган була, берничә авыл шулай эшли дә.

Күз уңында – татар белән башкорт

Сер түгел, империя чиреннән котыла алмаган Русияне тагын да үзәкләштерү гамәлләре беренче чиратта татар-башкорт өммәтенә каршы юнәлдерелгән. Үзәкләштерү омтылышларына азмы-күпме каршылыкны бүгенге көндә шушы ике милләтнең генә элиталары күрсәтә ала. Алар – иң оешканы, һәм урыс күпчелегеннән тарих, тел өлкәсендә генә түгел, дин өлкәсендә аерылып тора.

Әмма башка бер тәрәккыят тә сер түгел - татар һәм башкортларның милли оешканлыгы, бергә укмашуы һәм үз мәнфәгатьләрен яклауга әзерлеге кимү ягында. Үзәк хөкүмәт милли элиталарны янә үз ягына аудару эшен алып бара. Казанда президент алмашкач бу бигрәк тә көчәйде – Татарстан өчен бар көрәш бүгенге көндә федерал хакимияттән өстәмә миллиардлар алуга гына әйләнеп бара. Моны Казанның үзендә дә таныйлар – элекке президент киңәшчесе Рафаил Хәкимов Азатлык радиосына, хәзерге Татарстан җитәкчеләренең сәяси лозунглар күтәрүдән шүрләвен әйтте. “Ләкин сәясәттән төшеп калу, читләшү – ул киләчәктә хакимиятне югалту дигән сүз”, дип кисәтә Хәкимов.

Берүк вакытта Мәскәү үз ягыннан басымын айлап түгел, көнләп арттыра. Бу иң югары сәяси дәрәҗәдә дә (президент Медведев идеяләре), Силантьев һәм чиркәү кебек иҗтимагый тормыш дәрәҗәсендә дә бик яхшы күренә.

ХХ гасыр башында урыс карагруһларының оятсызлыгын кире кагарга Тукай гына түгел, белемле мөселман-татар интеллектуаллары да, Думадагы мөселман фракциясе дә, кыю сүзле татар матбугаты да булган. Яңа чор Пуришкевичларына лаеклы җавап бирерлек татар табылырмы? Әлегә аларга Габдулла Тукайның данлыклы шигырен генә кабатлап торып була.


Китмибез!

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруhе русияh!

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

Мондагы теслүктер анда hәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?

Без күчәрбез, иң злек күчсен безем әмсарымыз,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл).

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруhе ру сияh!*

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

XS
SM
MD
LG