Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә "Татар гүзәле" бәйгесе үтте


"Татар гүзәле" бәйгесеннән күренеш
"Татар гүзәле" бәйгесеннән күренеш

Сембер өлкәсендә, гадәттәгечә, көзге эшләр тәмамлангач, мәдәни чаралар ешаеп китте.

Өлкә үзәгенең 17нче китапханәсендә җирле шагыйрьләребез иҗатына багышланган “Яшәү мәгънәсе” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Анда Татарстан радиосының танылган журналисты Нәсим Акмал да катнашты.

Буа дәүләт сатира театры Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәре халкын “Казан сироталары” дигән кәмит белән сыйлады. Бу төркем өлкә үзәге халкына да “Киллер” исемле кәмит тәкъдим итәчәк.

Җырчы-композитор Ринат Рәхмәтуллин - өлкә үзәге халкының, ә Фәридә-Алсу дуэты үзенең яңа програмы белән Новоульяновск, Димитровград шәһәрләре, Чардаклы районы үзәге һәм Чынлы районының Кәшә авылында яшәүче милләттәшләребезнең күңелен күрәчәк.

Ә бүгенге сүзебез – җыр-моң белән сыйлану түгел, ә “Татар гүзәле” исемле өлкәкүләм бәйге турында. Бу чара элек “Профсоюзлар сарае” исемен йөрткән, ә бүген “Губернаторский” дип аталучы мәдәният йортында узды.

Оештыручылары – Нурия Туркова җитәкчелегендәге шушы ук мәдәният йорты, биредә эшләп килүче “Соло” исемле вокаль ансамбле җитәкчесе Евгений Корнилов һәм җирле телевидение хезмәткәре Людмила Ляшенко.

Бәйгедә катнашучылар
Гүзәлләрне барча кала-салалардан да сайлап алганнар. Әйтергә кирәк, һәр катнашучы ныклап әзерләнеп килгән. Алар уңган-булганлыкларын төрле яклап күрсәтергә тырыштылар: кем - кул осталыгы, кем - аш-су әзерләве, кем – рәссамлык, күпләре җыр-моң яки бию ягыннан… Байтагы видеосюжетлар да алып килгәннәр – аларны зур экран аша тамашачыга күрсәтеп бардылар.

Кайберләреннән кыскача өзекләр дә тәкъдим итәбез.

“Минем гаиләнең тарихы Урмай белән Шыгырдан авылларыннан башлана. Ә үземнеке исә шушында – Ульян каласында”, ди Регина Оленева.

Юлия Рәхмәтуллина ана теленә мәхәббәтен шигъри юлларга салган:

“Туган телем – газиз анам теле – бар телләрдән миңа якыны.
Җырлары да аның, моңнары да – минем өчен тормыш ялкыны”.

Новоспасски районыннан килгән Гөлинә Бикбаева үз чыгышын гаилә бәхетенә багышлады.

Исламия Сабитованың төп шөгыле – балалар өчен спорт секциясе алып бару икән.

“Минем төп эшем – сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү. Шулай ук фотография, рәсем ясау һәм бию белән дә шөгыльләнәм”, ди Исламия.

Иске Кулаткы кызы Эльвира Яппарова үзенең чыгышын ана теле укытучысына багышлады:

Тамашачылар залы
“Безнең сыйныф җитәкчесе ана телен укыта. Ул бездә ана теленә һәм милли мәдәнияткә карата тирән мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Үзем исә Казан мәдәният институтына укырга керергә җыенам”, дип сөйләде Эльвира.

Гүзәлләребез үз сәләтләрен дә күрсәттеләр. Мәсәлән, Иске Кулаткы кызы Юлия Мусееваны бик тә моңлы җыр тәкъдим итте.

Казан кунагы Тәбрис Яруллин БТК һәм Бөтендөнья татар яшьләре оешмасы исеменнән - үзенә иң ошаган кызларыбызга DVD-плейер бүләк итте.

Жюри исә, кызларга, нинди яктан аеруча уңганлыгыннан чыгып, үз бәяләрен бирде:

Иң нәфисе – Инза районы кызы Алсу Әхтәмова.

Моң буенча – Новоспасск районыннан килгән Гөлфия Бикбаева.

Иң ягымлы дип Димитровград кызы Диана Әхмәтшинаны тапкан.

Иң оста хуҗабикә – Сембердә яшәүче Эльвира Яфарова.

Нәзакәтле елмаюы белән аеруча Исламия Сабитова ошаган.

Ә Кулаткы кызы Юлия Усеева, гомумән, аеруча үзенчәлекле дип табылган.

Өлкә үзәгендә яшәүчеләрдән Регина Орлова - иң нәзакәтле, ә Гүзәл Чулакова иң ягымлы дигән тәэсир калдырганнар.

Иң сокландырганы исә – Юлия Бабурина.

Чардаклыдан килгән Рената Вәлиевага татар гүзәле исеме бирелгән. Монысы беркадәр гаҗәпләнү дә тудыра ала: барасы да татар гүзәлләре ич инде. Жюри, һәр кызга үзенчәлекле сыйфат бирергә тырышканга, башка үзенчәлекләр таба алмагандыр, дип уйларга да туры килә.

Ә менә иң яхшы дигән исем үзен аклыйдыр да. Анысын гүзәлләрдән дә гүзәл дип аңларга була. Бу исемгә лаек булган Айгөл Камалетдинова, чынлап та, башкалардан аермалы буларак, олуг бүләккә лаек булды: өлкә хакимияте министры Вилдан Зиннуров аңа чит илгә сәяхәт кылу хокукы бирүче сертификат тапшырды.
XS
SM
MD
LG