Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Айдар Галимовтан канәгатьсезләр күп булды


Айдар Галимов концертыннан күренеш
Айдар Галимов концертыннан күренеш

Самарда Айдар Галимовның концерты узды. Бу юлы яраткан артистлары тамашасыннан канәгать булмаучылар шактый.

Самарда ай саен татар эстрадасының йолдызлары чыгыш ясый. Һәрберсенең үз сөйгәннәре бар. Ләкин дә Айдар Галимов – барлык катлам музыка сөючеләрнең газизе. Айдарны олылар үзләренчә хөрмәтләсә, урта буын хатын-кызлар гыйшык утында янса, яшьләр аның хәрәкәтлелегенә, утлы-төтенле сәхнәсенә, зыялылар сәхнә бизәлешенә мөкиббән, бала-чага җырчы артында борчадай бөтерелгән физзарядка ясаучыларга кул чаба.

Шул ук вакытта Айдар оста сценарий калыбында тамаша-шоуны алып барса да, күп кимчелекләрен яшереп бетерә алмады.

Концерт соң бетте, шуңа да мин икенче көнне сәгатьләр буена телефон аша бик күпләр белән элемтәгә кердем. Менә аларның фикерләре.

Олы яшьтәгеләрнең бәяләмәсе:

- Билет хакы артык югары – 900 сум. Гаилә белән бару мөмкин түгел. Балалар өйдә утырып калды;
- Шуны аңламыйм. Ярты зал буш иде, нигә инде пенсионерлар барырлык бәяләр куймыйлар;
- Концерт җиңел карала, тик менә кайтып киткәндә менә бу көй истә калырлык дип әйтә торганы юк.

Урта яшьтәгеләрнең фикерләре:

- Айдарга гашыйкбыз. Яратабыз үзен. Ул – картаймас ир;
- Аны тыңлаганда проблемнарым онытыла;
- Һәр җыры бию белән бара. Урынсыз биюләр дә бар;
- Музыкаль комедия инде. Анысы да кирәк;
- Сәхнә бизәген, кызларны алсаң, Айдарны өч сәгать тыңлап булмый;
- Филүс түгел инде...

Яшьләр үзләренчә фикер йөртә:

- Супер!
- Үзен чәчкәләргә күмделәр;
- Рәхәтләнеп артист белән фотога төштек.

Шулай да төрле даирәләр арасында кабатланган фикерләр булды:

- Җыр арасында ял итәсе урынга йотлыга-йотлыга сөйли. Бер сүзе аңлашылмый;
- Әйтерсең лә авызына борчак тутырган диярсең, сүзләре аңлашылмый;
- Без бер билетны 900 сумга алып концертка килдек. Ул кичен чәйгә барачак байны мактый тамаша буена. Өенә баргач әйтер рәхмәтен. Куштанлыгы белән биздерде;
- Ул байның оныгы туды дип халыктан кул чаптырды. Нигә соң алайса ул бай ярты буш залга ярлыларга билет алып бирмәгән;
- Айдар сүтелә башлаган. Бу юлы җырларын куштан-куриклыгы белән пычратты;
- Алдагы елларда Айдардан соң бер атна канатланып йөри идем. Бу юлы канатым залда ук сынды.
XS
SM
MD
LG