Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфәт Зиннуров: “Мин – милләтче, ләкин шовинист түгел”


Зөлфәт Зиннуров
Зөлфәт Зиннуров

Танылып килүче җырчы Зөлфәт Зиннуров Татарстанның район һәм шәһәрләрендә чираттагы тамашаларын күрсәтте. Чаллыдагы концерты 800 кешелек тулы залда узды.

Тамашага килгән халык Зөлфәтне үзләренең туган авылларына, районнарына концерт белән килергә дә чакырды. Аңа хәтта Себер якларына барып, татарлар күңеленә җан өрергә тәкъдим итүчеләр дә булды.

Тамаша барышында Зөлфәт Зиннуров халык белән бик якыннан аралашты. Төрле төбәкләргә булган чакырулар уңаеннан җавабы гади иде. “Барысы да билет сатылудан, тамашачы килүдән тора”, диде ул.

Концерттан соң Чаллы яшьләре чират торып, Зөлфәт белән фотога төштеләр, җырчының култамгасын (автограф) алдылар, сораулар бирделәр. Шушы рәвешле аралашудан соң Зөлфәт “Азатлык” хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.

Җырчы Чаллыга икенче тапкыр килә.
Зөлфәт Зиннуров концертыннан күренеш
“Мондагы тамашачы башка, ул сиңа көч бирә, өсти. Моннан илһамланып китәсең”, ди җырчы чаллыларны мактап.

Зөлфәт Зиннуров башкарган “Өйләнмим” җыры яшьләр арасында шактый таралды. Ә менә Зөлфәт үзе “Өйләнмим”, дип җырлап йөреп, октябрь аенда башлы-күзле булган. Хатыны Гөлназ – Чаллы кызы. Шулай итеп, Зөлфәт “камыт” кигән.

“Һәрнәрсәнең үз вакыты. Инде дуслар, туганнар очрашкан вакытта хәл сорамыйча, кайчан өйләнәсең дип сүз башлыйлар иде. Бу сорау иң популярга әйләнде. Моңа карап кына өйләнмәдем инде, Ходай шулай язган, шалт итеп кенә туйлап куйдык”, дип елмая ул.

Җырчы “камыт” кисә дә, өйләнмим, дип җырлавын дәвам итә.

Зөлфәт Зиннуров репертуарында “Саташкан мәхәббәт” җыры да яңгырый. Монда мөселман егетенең керәшен кызына өйләнүе, муенда тәре йөртүләр хакында, кызның ислам диненә күчүе бәян ителә. Бу җырга үпкә белдерүчеләр юкмы икән?

“Бу җырга кайбер керәшеннәр үпкәли торгандыр, ләкин бу хакта әйтүче юк әлегә. Әлеге җыр Казанда булган чынбарлыктан алынды”, дигән аңлатма бирде Зөлфәт.

Зөлфәтнең интернет-сайтында йорт салып ятуы, Салават дәрәҗәсенә омтылуы әйтелә. Бу очракта нинди дәрәҗә күз алдында тотыла икән?

“Концертка халыкны җыю бик авыр. Бу сер түгел. Менә монда Салаватка көндәшләр юк, ничә көн концерт куйса да, заллар тулы”, дип ачыклык кертелде бу сорауга.

Зөлфәт Зиннуров тамашачылар белән аралаша
Зөлфәт сәхнәдән халыкны рухи чисталыкка, әхлакый яңарышка өнди. Монысы аермачык күренә. Бу нилектән, җәмгыять өчен борчылуданмы, башка сәбәпләре дә бармы?

“Мин үземне милләтче дип саныйм, шовинист түгел. Һәрнәрсәне матур итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Бар безнең милләтчеләребез, алар үзләрен “милләтче” дип шар ярып кычкырып кына йөриләр, халык өчен әллә ни майтармыйлар.

Җыр белән сәхнәдән торып халыкны тәрбияләргә мөмкин. Әйе, җәмгыять өчен борчылам. Бу борчылу миңа әтиемнән күчкәндер. Сагышлар, камышлар турындагы җырлар халыкны туйдырды. Минем репертуарда андый җырлар булмастыр”, дигән ышанычта тора Зөлфәт Зиннуров.

Концерт барышында “Халкым минем” җыры зур алкышлар астында башкарылды. “Ак Барс – чемпион” җырын кабат сораучылар булды. Тамашачы “Тукта, конвой” җырын да көткән иде. Ләкин “конвой” җыры ишетелмәде. Зөлфәт үзе бу күренешне “Җыр инде искерде”, дип кенә аңлатты.
XS
SM
MD
LG