Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Илдә ниләр бар икән, яңгыр микән, кар микән?”


Һәр татар кешесе һәм гомумән татар милләтенә, Татарстан республикасына азмы-күпме бәйләнеше булган затлар һәрвакыт Казан белән кызыксынып тора. Бу атна тәмамланып килгәндә, “Вакыйгалар дисбесе” дип аталган яңа махсус сәхифәдә Казан хәлләренә күз салыйк.

“Илдә ниләр бар икән, яңгыр микән, кар микән?” Хәсән Туфан бу шигырь юлларын сөргендә вакытта туган якларын, Казанны сагынып, үзәкләре өзелгән вакытта язган. Хәзер инде кайда ниләр булып ятканын радио-телевидение, газет, интернет аша бик тиз белеп була.

Әйтик, пәнҗешәмбе иртәсендә спорт сөюче казаннар яхшы кәеф белән уянды. Чөнки алдагы кичтә “Рубин” командасы Чемпионнар лигасында уйнап, Даниянең “Копенһаген” такымын 1:0 исәбе белән җиңә алды. Шушы лигада 5 тапкыр Казанда уйнап, уенны йә җиңелү яки беркемнең дә җиңмәве белән тәмамлый торган “Рубин” өчен бу зур казаныш.

Инде хәзер 7 декабрьдә Испаниягә барып, “Барселона” такымы белән соңгы тапкыр уйныйсы гына калды. Теоретик яктан караганда, бу уенны “Рубин” җиңсә, ә “Копенһаген” “Панатинаикос”ны җиңә алмаса, казаннар бу лигада уйнауны дәвам итә алачак. Моңа әллә ни өметләнеп булмаса да, барыбер интрига кала. Дөньяның иң көчле футбол такымы “Барселона” “Рубин”ны кычкыртып җиңеп ташлаганы бар.

Әйтергә кирәк, Казан уенында, рәхмәт төшкере, юеш карлар явып, уен кырын акшарлап, көннең юеш һәм салкын булуы да рубиннарга ярдәм иткәндер. Дания такымы Казанга килгәндә, очраклы рәвештә микән, юкмы Дания патшалыгының Мәскәүдәге илчесе Том Йенсен Казанга килеп, Татарстан президенты белән энергия саклау технологияләре турында сөйләшүләр алып барды, аерым ширкәтләр арасында хезмәттәшлек турында беркетмәләр төзелде. Шулай да Том Йенсен энергия саклаучы технологияләрне үз итүдән кала футболны да ярата дип уйлыйм.

Пәнҗешәмбе көнне Казанга тагын бер эшлекле вәкилчелек килеп санлы технология, авыл хуҗалыгы, энергия саклау, медицина хезмәте тәҗрибәсен өйрәнеп йөрде. Орел өлкәсе губернаторы Александр Козлов җитәкләгән бу вәкилчелектә депутатлар да, инженерлар да, эреле-ваклы түрәләр дә җитәрлек. Александр Козлов мәктәп автобусларының хәрәкәт итү тәртибен космостан күзәтеп тору технологиясен күреп исе киткән. Александр Козлов Казанда үзен чит кеше итеп хис итмәде, ул үзе Татарстаннан, хәтта Югары Ослан районында җитәкче урында эшләгәнен әле дә хәтерлиләр.

Ә менә төзелеш һәм архитектура министры Марат Хөснуллин Казаннан Мәскәүгә күчеп китә. Ул Мәскәү шәһәренең төзелеш департаментын җитәкләячәк. Мәскәү төзүчеләренең Казанда элекке Киров урамын Мәскәү урамы дип элеккечә атаганнан соң, йортларны, юлларны яңартырга вәгъдәләрен үтәргә дә бәлки вакыт җиткәндер. Юрий Лужковның Казандагы Мәскәү урамын төзекләндерергә кулы җитмәде.

Ә менә Марат Хөснуллин урынына кем килә дисәгез, хәзер инде билгеле. Рөстәм Миңнеханов 3 көч эчендә яңа министр тапкан. Ул төзелеш һәм архитектура министрының урынбасары, проект оешмасында озак еллар эшләгән Ирек Фәйзуллин. Премьер-министр Илдар Халиков аңа өр-яңа күн портфель тоттыргач, Ирек әфәнде шундый хикмәтле сүзләр әйтте: “Мин инкыйлаб ясарга яратмыйм һәм инкыйлабны ничек ясарга кирәклеген дә белмим”, диде ул. Яңа министр Ирек Фәйзуллин бернинди инкыйлабсыз, төзелеш эшләрен дәвам иттерәчәген әйтте. Чөнки ул белә, нәкъ шулай эшләсәң, Мәскәүгә алып китәргә дә мөмкиннәр.

Ноябрь башында тагын бер министр кәнәфие бушаган иде. Әгъләм Сәдретдинов экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде. Хәзер аның урынына президент аппаратында төбәкләр белән эшләү идарәсендә җитәкче урынбасары булган Артем Сидоров билгеләнде. Аңа 35 яшь, хәрби мәктәп һәм университетның хокук факультетын тәмамлаган, армиядә һәм эчке эшләр министрлыгында, шулай ук экология министрлыгының эшләр идарәчесе вазифасында хезмәт иткән.

Район, шәһәр башлыклары белән көн саен аралашып торган Артем Сидоров яңа урынга үзенең элекке җитәкчесе белән бергә китә. Эш шунда ки, Татарстан президенты аппарат җитәкчесе урынбасары Булат Зиннуров экология министры урынбасары итеп билгеләнде. Хәзер ул көн саен үзенең яңа түрәсе, кичәге урынбасары Сидоров янына кереп күрсәтмәләр алачак. Тормыш театрында рольләр менә шулай үзгәреп, алышынып кына тора.

“Вакыйгалар дисбесе”нең мәдәният, сәнгать төймәләрен дә тартып карыйк. Болгар һәм Зөя һәйкәлләрен торгызучы “Яңарыш” вакыфының эксперт шурасы эшли башлады. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев җитәкләгән эксперт шурасы дилбегәсен кемгә бирделәр дисәгез, ул да булса Федераль университет дип аталган Казан университеты яңа ректоры Илшат Гафуров. Аның сәркатибе – Казан Кирмәне музей тыюлыгы җитәкчесе тарих фәннәре докторы Рамил Хәйретдинов.

Бу шурага ЮНЕСКО, Русия Федерациясенең мәдәният оешмалары вәкилләре дә керә. Шулай итеп, Казан Федераль университетының ректоры исән-сау, тиздән университетының үзендә дә үзгәрешләр башланырга да мөмкин, диләр.

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга чуаш кардәшләр дә әзерләнә башлаган. Казанның Халыклар дуслыгы йортында Чабаксарда чуаш телендә басылып чыккан Тукай әсәрләре китабын тәкъдим иттеләр. “Халахам, сана юратрам” (“Халкым, сине яраттым”) дип аталган бу китапны Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм Фатих Кәрим исемендәге бүләк иясе, Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай әзерләгән.

Җырчы, композитор, заманында Опера театрын һәм театр училищесын җитәкләгән Мәсгүт Имашевның 80 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Пермь якларында туып үскән бу күренекле шәхеснең Барда районындагы кардәшләре күчтәнәчләр алып килгән.

Флюрә Сөләйманова, Рөстәм Асаев, Фатыйма Имашева һәм башка артистлар белән бергә Мәсгүт Имашев үзе, улы Азат һәм оныгы Айрат белән бергәләп, юбиляр иҗат иткән җырларны башкардылар.

Президентның Рәхмәт хаты белән бергә мәдәният һәм сәнгать әһелләренә сирәк эләгә торган бүләк – автомобиль акчычы Мәсгүт Имашевка тапшырылды.

Ике ай элек бер эшмәкәр “Нур-авто 2” дип аталган машина сату кибете җитәкчесе Дмитрий Кукарекин ике автоинспекторны видеога төшереп алып, “алар погонлы албастылар” сүзе белән бизәп, интернетка куйган. Автоинспекция лейтенантлары Илшат Зарипов һәм Алмаз Шәрипов үзләрен мыскыллаганнары өчен автосалон мөдирен мәхкәмәгә биргән. Хәзер инде Кукарекин автоинспекторларга 5 мең акча түләргә тиеш, әмма бу ришвәт түгел, ә Зарипов һәм Шәриповның абруйларын төшергән өчен билгеләнгән штраф.

“Әйткән сүз – аткан ук” диләр, хәзер үлчәмичә авыз ачкан өчен дә мәхкәмә алдына басарга һәм штраф түләргә туры килмәгәе. Шулай да безнең “Вакыйгалар дисбесе”нең һәр төймәсе дөрес булуына иманыбыз камил.
XS
SM
MD
LG