Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" өмет чаткысын кабызды


Бибрас Натхо ("Рубин") (с) һәм Вильям Квист ("Копенһаген")
Бибрас Натхо ("Рубин") (с) һәм Вильям Квист ("Копенһаген")

Чәршәмбедә Казанның "Рубин" такымы Чемпионнар лигасында, ниһаять, беренче җиңүен яулады.

Корбан Бердыев шәкертләре Казанда Чемпионнар лигасының бишенче уенында Даниянең "Копенһаген" такымын җиңде (1:0).

Бердәнбер туп беренче өлешнең соңгы минутында кертелде. Көндәшләр үз капкасы алдында кул белән уйнаганнан соң, пенальти билгеләнде. Эквадорлы Кристиан Нобоа көчле итеп тибеп хисапны ачты (Нобоа, 45’).

Уенның икенче өлешендә кунаклар күпме генә тырышса да, уңышка ирешә алмады. Шулай итеп, казаннар быелгы Чемпионнар лигасында беренче җиңүен яулады.

Көн суык булса да, яшь җанатарлар да килгән
Бу уен алдыннан "Рубин" үзенең җанатарларына мөрәҗәгать итеп, аларны стадионга килеп, көч бирергә үтенгән иде. Суык көн, кар төшеп торуга карамастан, уенга шактый күп җанатар килгән.

Әлеге җиңү "Рубин"га Чемпионнар лигасының 1/8 өлешенә чыгу ихтималын калдыра (энә очы кадәр генә булса да). Моның өчен соңгы уенда "Рубин"га Испаниядә "Барселона"ны җиңәргә кирәк. Шул ук вакытта, "Копенһаген"ның үзендә "Панатинаикос"ны җиңмәве шарт.

Әлбәттә, бу могҗизага тиң. Ләкин "Рубин"ның андый могҗизаны күргәне (күрсәткәне) бар. Узган ел казаннар Барселонаны Ноу Камп стадионында җиңде (2:1). Кем белә, бәлки бу юлы да бәхет елмаер? Каталаннар киләсе өлешкә чыгу мәсьәләсен инде хәл итте. Чәршәмбедә "Барселона" Грециядә "Панатинаикос"ны җиңде (3:0).

Соңгы алтынчы тур 7 декабрьдә үтәчәк. "Рубин" Испаниядә "Барселона" белән, "Конеһаген" үзендә "Панатинаикос" белән уйный. "Копенһаген" җиңсә, киләсе өлешкә ул чыга. Бу очракта "Рубин" D төркемендә өченче урында кала һәм Европа лигасына өмет итә алачак.

"Рубин" җанатарларга дәшә, тик татарча түгел
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

"Рубин" мөрәҗәгате

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG