Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга Ливан премьер-министры килде


Ливан премьер-министры Саад Һәрири Тәһранга килде. Һәрири Ливанда тотрыклылыкны саклауда Иран ярдәменә өмет итә.

Сәфәр барышында Һәрири Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат һәм башка рәсмиләр белән очрашачак.

БМО 2005 елда премьер-министрның әтисе Рәфыйк Һәриригә булган һөҗүмне тикшерү эшен башлаганнан соң Ливан парламентында киеренкелек туды. Парламентта Иран яклаган Һизбулла вәкилләре дә бар. Аларның һөҗүмгә катнашы булуда гаепләнү ихтималы яңа кризис турында борчылуларны уятты.
XS
SM
MD
LG