Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев юлламасы Татарстаннан ничек күренә?


Русия президенты Дмитрий Медведевның Федераль Җыенга юлламасы Татарстанда зур реакция тудырмады. "Азатлык" хәбәрчесе мөрәҗәгать иткән бер унлап кеше аны тыңламаган иде, таныша алганнар, теләгән әйберне ишетмәдек, диде.

Сишәмбе көнне Казан халкы күбрәк башка мәсьәләләр белән мәшгуль иде. Татарстанда буран улый, юлларда кар көртләре, тыгыннар, хәрәкәт туктаган диярлек. Эшкә бару һәм аннан өйгә кайту зур проблемга әйләнде.

Дәүләт оешмаларында да зур чараларга әзерләнәләр. Татарстан Дәүләт шурасында 1 декабрьдә буласы парламент утырышына кызу төстә әзерлек бара. Шулай ук түрәләр Русия Федерация шурасы рәисе Сергей Мироновның сәфәрен планлаштыру белән мәшгуль.

Русия президенты Дмитрий Медведев исә, демографик мәсьәләнең чишелеше өчен 3нче бала табарга, андый кыю кешеләргә бушлай җир өләшергә, мәктәпләргә заманча технологияләр кертергә, бәйсез мәхкәмә булдырырга һәм хокук саклау оешмаларын реформалау кирәклеге турында әйтте.

Президент демократия үсеше өчен муниципаль дәрәҗәдә дә сәяси фиркаләрнең ролен үстерү турында белдерде.

Юлламада әйтелгән фикерләр турында Татарстан җитәкчелеге дә әлегә фикерен белдермәде. Президент чыгышын ишеткән кешене табу да авыр булды. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт президент юлламасын тыңлаган үзе. Әмма аннан канәгать калмаган. Ул аны бер урында таптану дип бәяләде. “Шул ук кануннарны үзгәртәбез дигән сүзләр, алга китеш күрмәдем”, диде ул.

“Аның сөйләү рәвеше дә Путинныкына охшаган, аның заманында башланган Путин сүзләрен сөйләгән кебек тоелды. Чынлап торып нәрсәдер үзгәртү турында әйтү булмады. Краснодар өлкәсендә 12 кеше үтерелгәннән соң, президент Эчке эшләр идарәсе башлыгын эштән алды, урынына башкасы куелыр, ә бит систем үзгәрми. Мин ниндидер үзгәреш булыр дип көткән идем, булмас ахрысы”, диде Татар иҗтимагый үзәге җитәкче Галишан Нуриәхмәт.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илсур Сафиуллин Медведевның чыгышында сәяси систем турында сүзләр ишетергә өметләнгән. Шулай ук, президентка ничек булырга тиеш дип түгел, шулай эшлибез дип сөйләргә кирәк, дип саный ул. “Халык аннан конкрет гамәлләр көтә”, диде Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илсур Сафиуллин.

Ул бу юлламада үсешнең төп юнәлешләре билгеләнер дип көткән. Балаларга, яшь буынга күбрәк игътибар бирү турында элек тә әйтелгәне бар иде һәм бу юнәлештә эшләр башкарыла инде, диде ул.

Илсур Сафиуллин
Илсур Сафиуллин: “20 ел узганнан соң яшь буынны икенче приципларга нигезләнеп тәрбияләүгә килеп җиттек, моны иртәрәк эшләргә иде. Безнең мәктәп үзгәрмәде, күп оешмалар элеккечә калды. 20 елны югалттык, минемчә. Без иске гвардия белән икътисадны модернизацияләп карадык, элекке партия эшлеклеләре демократик Русияне төзи алмый. Аларның фикерләвен үзгәртергә кирәк. Минемчә, яңа буынга багышланган дәүләт програмы кирәк”, диде.

Драматург Рабит Батулла Русия президентының чыгышын тыңламадым, кызыксынмадым, диде. Ул: “Аның файдасын күрмим, президент бер озын нотык ясаган иде, милли мәдәният турында бернәрсә әйтмәде”, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG