Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур Әһлиуллин: "Норлаттагы кебек хәлләрне илдәге сәяси тынчулык тудыра"


Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Зиннур Әһлиуллин фикеренчә, илдә демократия булмау Норлат бәрелеше кебек хәлләрнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Чөнки халык эчендә җыелганын ничек тышка чыгарырга белми.

Ул Норлатта үтерелгән өч егет акча өчен дә, дәрәҗә өчен дә түгел, ә идеология өчен көрәшкән дип саный.

“Путин килгәннән соң демократия бетте һәм төрле “кысулар” башланды. Бу фикер кысуы да, икътисади кысу да. Хакимияттән үзгә фикер йөртүчеләр инде нәрсә эшләргә, кайда барып бәрелергә дә белми. Бу егетләр дә идеалист булганнар”, ди Әһлиуллин.

Ул заманында мондый егетләрнең татар милли хәрәкәтендә дә булуын әйтте. Ләкин күрә торып аларны мондый юлга бастырмавын ассызыклады. Гәрчә алар арасында да Чечняга китеп чеченнарга теләктәшлек белдерергә теләүчеләр булган.

“Чечняда да яхшы яшьләрне кырып бетерделәр. Милиция үзе провоцировать итә. Хакимият ФСБ кулында. Аның бөтен кара эшләрен эчке эшләр министрлыгы эшли һәм алар беркем алдында да җавап тотмый. XXI гасырда Русиядә шундый режим урнашуы бик тә кызганыч”, ди Зиннур Әһлиуллин.

Аның сүзләренчә, хәзер милләт тә, халык та, ил дә деградациядә. Ул иң акыллы кешеләргә юл бирмәү сәбәпле, шундый хәл килеп чыга дип саный.

Тулырак итеп Зиннур Әһлиуллин белән әңгәмәне “Азатлык” сәхифәсендә тыңлагыз.

XS
SM
MD
LG