Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 дөнья футбол беренчелеге Казанда да үтәчәк


Русия төркеме җиңүгә куана
Русия төркеме җиңүгә куана

Русия 2018 елда дөнья футбол беренчелеген оештыру хокукын яулады. Казан FIFA карарын футбол уйнап каршылады.

Атнакич көнне Цюрихта 2018 һәм 2022 елда дөнья футбол беренчелеге үтәчәк илләрне сайлау тантанасы үтте.

FIFA президенты Йозеф Блаттер җиңүчене игълан итә
Халыкара футбол федерациясе (FIFA) идарәсе 2018 елда дөнья футбол беренчелегенең Русиядә үтәчәге турында карар кабул итте.

Яшерен тавыш бирүдә идарәнең 22 әгъзасы катнашты. Җиңү өчен кимендә 12 тавышны алуы кирәк иде.

Русиянең көндәшләре - Британия, Испания һәм Португалия (бергә), Нидерланд һәм Бельгия (бергә) булды.

Уеннар Русиянең 13 шәһәрендә үтәчәк, шул исәптән, Казанда да. Цюрихта үткән тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Русия намзәтен яклап Казанда футбол тарихында иң озын уен уйналды. Уен 1 декабрь иртәнге 8дә башланып 33 сәгать һәм 33 минут барды һәм Цюрихта тавыш бирү башланырга ярты сәгать кала тәмамланды. Бу уенда Татарстан хөкүмәте һәм Казан шәһәр хакимияте такымнары катнашты.

Казан FIFA карарын футбол уйнап каршылады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00


Такымнардагы уенчылар һәр 45 минут саен алмашынып торды. Уенда барлыгы 82 такым катнашты. Аларга студентлар, мәктәп укучылары, спорт мәктәпләрендә укучылар һәм рәсмиләрдән барлыгы 1200ләп кеше керде.

Тавыш бирүне Казан халкы стадионда куелган зур экраннардан күзәтте.

Цюрихка Русиядән 30 кешелек вәкилчелек барды. Татарстан президентыннан тыш, анда Мордовия президенты, Түбән Новгород губернаторы, эшкуар Роман Абрамович, футболчы Андрей Аршавин, атлетчы Елена Исинбаева, җырчы Анна Нетребко һәм дирижер Валерий Георгиев бар иде. Төркемне Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкләде.

Русиянең җиңүе мәгълүм булганнан соң, премьер-министр Владимир Путинның да Цюрихка очачагы турында хәбәр ителде.

FIFA идарәсе шулай ук 2022 елда дөнья футбол беренчелегенең Катарда үтәчәген игълан итте. Бу чемпионатны үткәрү өчен Австралия, Япония, Көньяк Корея һәм АКШ көрәште.


Русияне тәкъдим итү видеосы
XS
SM
MD
LG