Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": Русиядә "демократия театры" бара


Соңгы көннәрдә мәгълүмат чаралары Русиядә демократия бармы, илгә кем хуҗа дигән сорауны еш кабатлый башлады. “Безнең гәҗит” тә илдә барган сәяси вакыйгаларга үз карашын әйтә.

Русиядәге сәяси вәзгыятьне газет авторы Сәйдулла Кутушев “Демократия театры” дип атый. Фикерләрен куертыр өчен ул Владислав Листьев премиясе алган тележурналист Леонид Парфеновның чыгышына таяна.

“Төп тезислары мондыйрак – ирекле журналистика, сүз иреге юк, телеканаллардагы мәгълүмат тулысы белән дәүләт кулында һәм дәүләт кушканча үтәлә. Хакимиятне Парфенов бик кадерле мәет белән чагыштырды, аның турында, борынгы рус гадәтенә күрә, я әйбәт әйтергә, я дәшмәскә генә ярый”, ди Кутушев.


Ул тележурналистның демократик кыйммәтләр турында ачыктан-ачык сөйләвенә гаҗәпләнеп карый. Аның фикеренчә, Парфенов моңа кадәр башка карашта булган.

“Леонид Парфеновның ялкынлы чыгышын бу очракта ничек бәялисе? Уңайлы вакытны туры китереп, хакимиятнең битенә төкерүме? Ләкин ни өчен төкерү? 90нчы еллар азагында НТВ телеканалы тар-мар ителгәндә, Парфенов, нигәдер, бәйсез журналистлар ягында түгел иде. Ул баррикадаларның каршы ягын сайлады, хакимияткә кушылды, Евгений Киселевны гаепләп, хатлар язды”, дип өсти соңгы язмасында Сәйдулла әфәнде.

Автор белдергәнчә, Парфенов та, Медведев та чыгышлары белән илдәге вакыйгаларны әллә ни үзгәртми.

“Медведев әйтте дип, оппозициянең фикеренә колак салмаячаклар. Русиядә яңа төр дәүләт идарә системы формалашып бетте инде. Ул ныклы вертикальгә корылган, анда икенче төрле фикергә урын юк, журналистлар – хезмәтчеләр, оппозиция – карачкы, ә демократия дип авыз суын корыту – уен гына.

Дмитрий Медведев белән Владимир Путинның әлеге уенда үз рольләре тәмам ачыкланды. Америка фильмнарында аны еш күрсәтәләр. Явыз һәм кешелекле полицейскийлар. Берсе куркытып, икенчесе юмалап, кешене үз якларына күндерә”, дигән сүзләр белән йомгаклый сүзен Кутушев. Аныңча Парфенов кебек кешеләр сәяси уеннарны кызыклы итәр өчен генә кирәк.
XS
SM
MD
LG