Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Сочида Берлускони белән очрашты


Русия һәм Италия арасында стратегик хезмәттәшлек мөмкинлеге бар, диде Русия презизенды Дмитрий Медведев. Бүген Медведев Сочида Италия премьер-министры Сильвио Берлускони белән очрашты.

Журналистлар алдында Медведев Русия-НАТО шурасында ракеталардан саклану системы турында сөйләшергә әзер булганын белдерде. Русия президенты корал көрәшенә җиткермәс өчен саклану килешүен тизләтергә чакырды.

WikiLeaks сәхифәсендә чыккан яшерен мәгълүматлар турындагы сорауга Медведев мондый адымның АКШның башка илләр белән мөнәсәбәтләренә зыян сала ала, диде.
XS
SM
MD
LG