Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәләфилеккә каршы семинарга игътибар булмады


Сулдан уңга: Фәрит Салман, Чаллы казые Рәфыйк Минниәхмәтов, Сәет Шаһавиев
Сулдан уңга: Фәрит Салман, Чаллы казые Рәфыйк Минниәхмәтов, Сәет Шаһавиев

2 декабрьдә “Татарстанда сәләфилек: таралу, каршылыклар нигезе, каршы тору” дип аталган семинар оештырылды. Чарага килүчеләрнең кайберләре Татарстанда сәләфилек темасы махсус күпертелә дип саный.

Сәләфилеккә каршы семинарны Евразия тикшеренүләр үзәге оештырды. Диния нәзарәте, Русия ислам университеты галимнәре, ягъни проблема турында сөйләрлек төп белгечләр семинарга килмәде.

Төп динчеләр, галимнәр семинардан йөз чөерде

Сәләфилеккә каршы семинарда мөфти урынбасарлары Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Ягъкуб, дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин, тарихчы Искәндәр Измайлов, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Диния нәзарәтенең галимнәр шурасы рәисе, ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров, шул ук университетның ислам фәннәре факультеты деканы Рамил Әдгамов һәм халыкара бүлек җитәкчесе Рөстәм Нургалиев, “Зәйнулла” мәчете имамы Сөләйман Зарипов чыгыш ясарга тиеш дип хәбәр ителсә дә, алар чарага килмәде.

Шулай да ислам университетының теология факультеты деканы Сәед Шаһавиев һәм элекке мөфти Фәрит Салман булды, ягъни чарага ике генә булса да ислам дине белгече килгәнгә, семинар өзелми калды.

Сәләфилек махсус күпертеләме?

Сәләфилеккә каршы үткән семинарга килүчеләрнең барысының да фикере бертөрле иде. Алар чараны оештыручыларның дини белеме юклыгын, ваһабилыкның арттырылып күрсәтелүен әйтә. Шуның нәтиҗәсендә моны Татарстанны билгесез сугыш каршылыкларына мәгълүмати яктан әзерләү дип саный.

Яна Амелина, ФСБ полковнигы Попов
Яна Амелина, Кавказ ваһабилары Татарстанны да җиһадка этәрергә тели, дип уйлый. Норлатта булган вакыйга моны күрсәтә дә икән. Чарага килгән яшьләр исә бу фикергә кискен каршы чыкты. Норлатта булган вакыйга Кавказ хәлләрен түгел, ә Русиядә еш күзәтелгән партизаннар каршылыгын хәтерләтә. Әлеге фикер белән Амелина үзе дә килеште.

Рәис Сөләйманов сүзләренчә, Татарстанда Ингуш-Дагыстан вакыйгалары кабатлана башлады. Ваһабилар өчен миллилек беренче урында тормый, Норлатта үтерелгән җинаятьчеләр арасында керәшен егете дә бар, ди ул.

Яңа миссионерлар: "Ваһабилыкка альтернатива – чукыну"

Әмма Татарстанда мөселманнарның кулларына корал алуына ышанмыйлар. Үз исемен күрсәтергә теләмәгән яшь галим фикеренчә, Татарстанда Кавказ сугышы килеп чыгачак дигән фикер дөреслеккә туры килми, бу беркатлы фикер. Семинар сәләфилекне күпертү, кемнәрнеңдер сәяси кампаниядә катнашуын күрсәтү өчен генә үткәрелә дип исәпли ул.

Бәхәсләшү
Сәясәт белгече Илшат Сәетов семинар вакытында оештыручыларның дини белемнәре булмавын ачыктан-ачык әйтте. “Бу чараның бернинди әһәмияте дә юк, бәлки, оештыручыларга берәр җирдән акча биргәннәрдер дә инде, алар монда нидер оештыра. Сәләфиләр белән традицион исламчыларны каршылыкка кертергә телиләр. Чөнки ике як та уңышлы эшли башлады”, ди ул.

Семинарда Татарстан белән Кавказны чагыштырган Яна Амелина традицион ислам ваһабилыкка каршы тора алмый, дигән нәтиҗә ясады. Залда утыручылар: "Альтернатива итеп нәрсә тәкъдим итәсең соң?”, дип сорау бирде. Ул исә ваһабилыкка альтернатива итеп православ динен тәкъдим итте. Әмма моны эшләп булмый, диде ул. Залда утыручыларга “аһ!” диясе генә калды.

Семинарда белгечләр булмаса да, ФСБ полковнигы бар иде

ФСБ полковнигы Вячеслав Попов сәләфилек турында уздырылган семинарга Мәскәүдән махсус килде. Аның сүзләренчә, милли төшенчә кебек дин дә бик четрекле мәсьәлә. Аның белән рәхәтләнеп уйнап була.

Террорчыларның һәм экстремистларның идеологлары динне Русиядә каршылыклар китереп чыгару һәм сәяси максатларда актив куллана.

Сулдан уңга: ФСБ полковнигы Вячеслав Попов, Рәис Сөләйманов
Бу урында террорчыларның “сәяси максатларын” да ачыклап китәргә кирәк. Нинди максатлар алар? Моны белү өчен полковник Поповка сорау бирергә туры килде.

ФСБ полковнигы Попов сүзләренчә, алар халыкка үзләренең мәсләген, җәмгыять тәртипләрен тагарга тели.

“Бу өлкәдә эшләүчеләрнең хыялы – Кавказ әмирлеге проекты. Алар шәригать кануннары белән яшәргә тели”, ди Попов.

Семинарда чыгыш ясаган Рәис Сөләйманов милли хәрәкәтнең ваһабиларны, шулай ук Норлатта үтерелгән җинаятьчеләрне яклавын әйтте. Монда ул “Азатлык” радиосы форумында язылган фикерләрне мисал итеп китерүгә үк барып җитте. Милләтчеләр Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар аларны яклый, изгеләштерә, диде Сөләйманов.

Фәрит Салман: Мөфти китәргә тиеш

Элекке мөфти Фәрит Салман исә, Татарстанда да Кавказ вакыйгалары башланырга мөмкин, дип саный. Аның фикеренчә, Диния нәзарәтен ваһабилар җитәкли, шуңа мөфти Госман Исхакый эшеннән китәргә тиеш.

Русия ислам университетының теология факультеты деканы Сәед Шаһавиев семинарда Татарстанда итәк астыннан һәм ачыктан-ачык ваһаби китаплары таралуын сөйләде. Нәтиҗәдә шунысы күренде: ваһабилар һәрьяктан да алдынгы урында. Алар китапларны да күпләп чыгара, сайтлары да гөрләп эшли. Шулай да традицион исламчыларның да эше алга бара.

Әмма күпләр мөфтине алыштырудан гына файда булмас дип уйлый. Чөнки ваһабилык идеологиясе Татарстанда шактый нык җәелеп өлгерде.

Мөфти: Коткыга бирелмик!

Татарстан мөфтие Госман Исхакый исә шушы көннәрдә республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда әйтелгәнчә, кайбер сәяси көчләр безнең тынычлыгыбызны теләми, арабызны бутарга һәм фетнә салырга тырыша. Алар бу эшне кайбер надан һәм ялгыш фикерле мөселманнарның куллары белән эшли.

Госман Исхакый Татарстан халкын коткыга бирелмәскә чакыра. Чөнки бу мөселман өммәтенә зыян гына китерә, ди мөфти.
XS
SM
MD
LG