Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке прокурор сөргенгә хөкем ителде


Җомга көнне Сыктывкар шәһәр мәхкәмәсе элекке прокурор Григорий Чекалинны Ухтадагы “Пассаж” сәүдә үзәгендә булган янгын турында ялган мәгълүмат бирүдә гаепләп ел ярымга сөргенгә хөкем итте.

2005 елда булган янгында 25 кеше һәлак булды. Чекалин сәүдә үзәгенә ут төртүдә гаепләнгән кешеләрнең чынбарлыкта гаебе булмавын әйтеп килде.

Ул чакта Ухта шәһәр прокуроры урынбасары булган Чекалин мәхкәмәдә Антон Коростелев һәм Алексей Пулялин исемле кешеләрнең янгынга катнашы булмаганын, аларга каршы гаепләүләрнең уйдырма икәнен сөйләде. Мәхкәмә башта икесен дә аклады.

Мәхкәмәгә яңа хөкемдарлар килгәч алар икесе дә гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Яңа мәхкәмә ике кешенең гаепсез булганын исбатларга тырышкан Чекалинны ялган сөйләгәне өчен ел ярым сөргенгә хөкем итте. Чекалинның адвокаты Роман Карпинский бу эшнең баштан ук “заказ” белән башкарылуы мәгълүм иде, диде.
XS
SM
MD
LG