Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләтара авиация комитеты Ту-154 очкычының “кара тартма”ларны тикшерә


Дәүләтара авиация комитеты белгечләре казага очраган Ту-154 очкычы “кара тартма”ларындагы җиһазларның күрсәтмәләрен тикшерә. Элемтә сөйләшүләрен яздыручы җиһаз әле табылмаган.

Хәзергә тикшерүчеләр очкыч белән килеп туган хәлдә йә экипажның дөрес эшләмәве, йә очкычның төзек булмавы фаразларын әйтә.

Шимбә көнне “Дагыстан авиалиниясе” ширкәтенең ТУ-154 очкычы өч двигателе, генераторы һәм навигация системасы эшләүдән туктаганнан соң “Домодедово” һава аланына төшәргә мәҗбүр булган. Җиргә утырганда очкыч бәрелеп ярылган. Барлыгы ике кеше үлгән, 87е төрле җәрәхәтләр алган. Аларның өчесенең хәле авыр булып кала.
XS
SM
MD
LG