Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Салих Сәйдәшевка багышланган кичә үтте


Тимур Йосыпов Салих Сәйдәшев җырларын башкарды
Тимур Йосыпов Салих Сәйдәшев җырларын башкарды

Мәскәүдә, мәдәни үзәк китапханәсенең әдәби-музыкаль салонында композитор Салих Сәйдәшев (1900-1954) юбилеена багышланган кичә булып узды. Анда Сәйдәшевның оркестр һәм җырчылар өчен язылган әсәрләре яңгырады.

Китапханә мөдире Нурзидә Чанышева композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Очрашуда катнашкан җырчылар Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыкаль көллият укучылары Тимур Йосыпов, Сәрия Рәхмәни, «Чишмә» төркеме җырчылары һәм башкалар Салих Сәйдәшев әсәрләрен башкарды. Очрашуда шулай ук Салих Сәйдәшевның замандашлары төшерелгән фоторәсемнәрдән күргәзмә дә тәкъдим ителде.

Шунысы да кызыклы: бу очрашуда Салих Сәйдәшевны һәм аның тормыш иптәше Асия ханымны танып белгән, 99 яшьлек Роза Кострова үзенең истәлекләре белән дә уртаклашты. Роза апа боларны сөйләде:

Роза апа Кострова Салих Сәйдашев турында истәлекләре белэн уртаклашты
«Салих Сәйдәшевны безнең яннан ерак түгел генә урнашкан күкрәк хирургиясе хастаханәсенә салдылар. Аның хатыны Асия апа ул көннәрдә бездә яшәде.

Беркөнне, Салих абыйга хастаханәгә ашарга илтәсе булды. Асия апа үзе дә хасталанып торганга, мине җибәрде. Чөнки аның янына барыбер кертмиләр, ашамлыкларны гына илтеп кайтчы, дип сорады. Ләкин хастаханәдә чиратта инде бер-ике кеше калгач, керергә рөхсәт иттеләр. Шулай итеп, Салих абый белән мин сәгатьтән артык сөйләшеп утырдым.

Ул бик шаян кеше иде. Шул вакытта ул миңа: «Менә, Кәрим Тинчуринны да аклаганнар. Әле бит аның әсәрләренә язылган җырларым да тыю астында иде. Хәзер инде барлык спектакльләр куела башлаячак, ул тикле акчаны кая куеп бетерермен икән», дип көлеп сөйләде. Ә мин аңа: “Борчылмагыз, ул яктан кайгыртучылар табылыр”, дидем.

Хастаханәдә аның белән сөйләшеп утырган вакытта палатага операциядән соң бөкрәеп кенә йөргән бер кеше килеп керде. Аны күреп Салих абый: «Кара әле, Роза, операциядән соң мин дә шулай кәкрәеп йөрермен микән? Ничек итеп дирижерлык итәрмен икән кәкрәйгән көе?», дип шаярткан иде”.

Ләкин Салих Сәйдәшевка операциядән соң дирижерлык итәргә язмаган. Ул, операция булган кичне шәфкать туташы урынында булмаганлыктан, торырга мәҗбүр була. Һәм идәндә таеп егыла һәм аның операциядә тегелгән җөйләре ачыла. Шулай итеп, эченә кан савудан ул үлеп тә китә.

Роза Хәбибуллина һәм Нурзидә Чанышева
Хатирәсен дәвам итеп, Роза апа: «Салих Сәйдәшевның җәсәден табут белән машинага салып, безнең өй каршына алып кайттылар. Әни белән апаның тәрәзәдән карап тәсбих тартып торганнары әле дә хәтеремдә. Ул вакытта язучылар съезды иде, күп кенә язучылар да аның белән саубуллашырга килде”, дип сөйләде.

Роза Кострованы тарихи шәхес дип тә әйтергә була. Йортлары Әсәдуллаев йорты янында гына булганлыктан, ул татар йортына бик еш йөргән. Мәдәни үзәккә килгән күп кенә татар язучыларын, композиторларын күреп тә белгән.

Шуның өстенә, Роза апа – танылган сәүдәгәр, Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен төзегән Салих Ерзинның оныгы да. Ул шулай ук, бабасының заманында Чаллыдагы мәчет төзелешенә ярдәм иткәнен, хәзер инде ул мәчет имамы белән хат алышып торуларын, һәм Чаллының бер урамына Салих Ерзин исеме бирелүен дә сөйләде.

Очрашуда Сәйдәшевның музыкаль әсәрләреннән башка, шагыйрь Равил Фәйзуллинның Салих сәйдәшев турындагы поэмасыннан өзекләр дә укылды.

Композитор Салих Сәйдәшевның юбилеена багышланган очрашу кызыклы үтте. Декабрь ахырында мәдәни үзәктә өч көн дәвамында Салих Сәйдәшевка багышланган фестиваль дә булачак.
XS
SM
MD
LG