Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциягә каршы көрәшергә теләүчеләр арта


Transparency International дөньяда коррупциянең дә, аңа каршы көрәшергә теләүчеләрнең дә артуын белдерә.

Бар дөньяда коррупция торышын өйрәнүче Transparency International оешмасы коррупциягә каршы халыкара көрәш көнендә “2010 елда дөньяда коррупция барометры” исемле хисап чыгарды.

Оешма үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, җир шарында яшәүчеләрнең чиреге елына кимендә бер мәртәбә ришвәт бирә.

Русия, Украина, Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Белорус, Грузия, Молдавия, Монголия кебек илләрдә халыкның өчтән бере чамасы ришвәт бирә.

Хисапта ришвәт бирү очракларының Әфганстан, Һиндстан, Гыйракта һәм Африканың Сәхрәдән көньяктарак өлешендә аеруча еш булуы әйтелә.

Хисапка караганда, дөньяда коррупция очраклары арта бару белән бергә, аның турында хәбәр итүчеләр дә арта бара.

Transparency International харитасы. Кызылрак төсләргә буялган илләрдә коррупция көчлерәк.
Хисапны әзерләүчеләр барлыгы 86 илдәге коррупция торышын өйрәнгән һәм фикер белешүләрдә 91 меңләп кеше катнашкан.

Алардан хөкүмәттән хастаханәләргә, полициядән йорт идарәләренә, мәктәпләрдән мәхкәмәләргә кадәр төрле оешмалардагы ришвәтчелек турында фикерләре сорашылган.

Сорашуда катнашканнарның 60-лап проценты соңгы өч елда коррупция артты дип исәпләүләрен әйткән.

Transparency International оешмасының Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире Миклош Маршалл әйтүенчә, фикер белешүдә катнашканнарның чиреге соңгы бер елда ришвәт биргәнлеген белдергән.

Тикшеренүдә катнашкан илләрдәге иң коррупциячел кешеләр дип полиция хезмәткәрләре аталган. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 30-лап проценты соңгы бер елда полиция хезмәткәрләренә ришвәт биргәнлекләрен әйткән. Полициядәге ришвәтчелек 2006 елдагыдан ике мәртәбәдән дә күбрәк арткан дигән сүз.

Лицензия һәм рөхсәт бирүче оешмалар хезмәткәрләре арасында да ришвәтчелекнең бик югары булуы әйтелә.

Русиядәге саннарга килгәндә исә, сорашуда катнашкан русияләрнең 29 проценты 2009 елда ришвәт түләгәнлеген белдерсә, соңгы бер елда 26 процент ришвәт биргән. 48 процент соңгы өч елда коррупция артты дип исәпли.

Шул ук вакытта ришвәтчелеккә каршы көрәшергә теләүчеләр саны да арта бара. 2009 елда сорашуда катнашканнарның бары тик җиде проценты гына дәүләт хезмәткәрләре арасындагы коррупция турында хәбәр итәргә әзер булуын әйтеп, калганнары моны файдасыз һәм куркыныч гамәл дип санаса, быел коррупция турында хәбәр итәргә теләүчеләр саны 52 процент булган.

Шул ук вакытта җавап бирүчеләрнең 48 проценты хөкүмәтнең коррупциягә каршы чаралары нәтиҗәсез дип исәпли. Нәтиҗәле дип исәпләүчеләр исә 24 процент. Шулай да быел алай уйлаучылар саны 2 процентка арткан.

Хисапны әзерләүчеләр коррупциягә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү өчен үз киңәшләрен дә бирә. Алар фикеренчә, коррупция турындагы мәгълүматны яшергән өчен һәм коррупция турындагы хәбәрләргә җавап буларак чаралар күрмәгән өчен җаваплылыкны арттырырга, иҗтимагый оешмаларга һәм аерым ватандашларга коррупциягә каршы көрәштә активрак катнашу мөмкинлеге бирергә кирәк. Шулай ук тәртип саклау оешмалары киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта коррупция турында чыккан хәбәрләргә карата билгеле бер вакыт эчендә чаралар күреп, хисап бирергә тиеш диелә.
XS
SM
MD
LG