Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус президентлары көтелмәгән ябык сөйләшүләр үткәрде


Русия һәм Беларус президентлары Дмитрий Медведев белән Александр Лукашенко атнакич көтелмәгән ябык сөйләшүләр үткәрде.

Сәгать ярым дәвам иткән сөйләшүләр турында бер тараф та алдан хәбәр итмәде һәм хәбәрчеләр бу сөйләшүләрнең бер өлешенә дә якын җибәрелмәде.

Таможня түләүләренә һәм Русия газы бәясенә бәйле рәвештә соңгы елларда ике илнең үзара мөнәсәбәтләре бозыла бара.
XS
SM
MD
LG