Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар төрмәләрне күзәтә алачак


Татарстандагы хокук яклаучылар да төрмәләргә барып хәлне күзәтә алачак. Алар җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясенә кертелде.

Төрмәләргә барып тикшерергә мөмкинлек бирә торган Татарстан җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясенең икенче чакырылышы расланды.

Казан хокук яклау үзәгеннән дә ике намзәт бу җәмәгатьчелек комиссиясенә керергә тырышкан. Әмма оешманың сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, кануни нигездә анда үз вәкилләрен төбәк яки төбәкара оешмалар гына тәкъдим итә ала икән. Ә Казан хокук яклау үзәге җирле оешма булып тора.

Ләкин анда "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасының ике вәкиле керә алган.

“Бу да уңай күренеш. Чөнки алар да Татарстандагы хокук яклау мохитенә карый. Яңа комиссия төзелгәндә Татарстан җәмәгатьчелек пулаты аларның берсенә дә юллама бирмәгән. Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшләүче оешмаларга бу бирелгән. Әлеге намзәтләр исемлеге Русия җәмәгатьчелек пулатына җибәрелде”, ди ул.

Вәгыйзов комиссия җитәкчесе

Төрмәләрдә җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясенең икенче чакырылышы рәисе итеп элек Татарстанда кеше хокуклары вәкиле булган Рәшит Вәгыйзов сайланган. Мөхәммәтҗанов бу инде сайлауга кадәр алдан ук “югарыдан” хәл ителгән дип саный. Чөнки аны сайлаган ун кеше шул ук эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлектәге оешмалар булган. Ә өч кеше аңа каршы чыккан.

“Элек ул Татарстанда кеше хокуклары вәкиле иде һәм елдан-ел милициягә булган шикаятьләргә җавап бирмәде, хәлне анализламады”, ди Мөхәммәтҗанов.

Ул бу комиссиянең штаб-фатиры булып та Татарстан җәмәгатьчелек пулаты бинасы торачагын әйтте.

“Димәк алар барысын да үз канаты астына ала булып чыга”, ди ул.

“Агора”га рөхсәт кирәкми

Ләкин хокук яклаучылар “Агора” вәкилләре Герман Алеткин һәм Владимир Рубашный комиссия рәисе рөхсәтеннән башка да төрмәләргә керә алыр дип өметләнә. Чөнки канун нигезендә комиссиягә кергән ике кеше берләшкән очракта изоляторга, төрмәләргә керү рөхсәт ителә.

“Менә канунның үтәлешен шуннан күрәчәкбез инде”, ди Мөхәммәтҗанов.

Ул киләчәктә дә кеше хокуклары мониторингын алып бару эшен туктатмаячакларын әйтә.

“Төрмәләрдә хокук бозулар бар һәм аларны бетерү өчен эшләргә кирәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG