Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә балалар бакчасы тотык итеп алынды


Франциянең көнчыгышындагы Безансон шәһәрендә ике кылыч тоткан 17 яшьлек бер кеше балалар бакчасына кереп 15ләп бала һәм тәрбиячене тотык итеп алган.

Кылычлар белән коралланган бу кеше балалар бакчасына “нәрсәдер таләп итеп” кергәнен белдергән, әмма таләпләрен катгый белдермәгән, дип хәбәр итә полиция. Тотыкларны азат итү чарасы тәмамланды, балалар һәм тәрбиячеләре исән-сау дип хәбәр ителә. Тотык алучы егет психик авыру булган.

Тотык итеп алынган балалар 4-6 яшьтә булган. Шәһәргә Франция мәгариф министры Люк Шатель килде.
XS
SM
MD
LG