Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филармония җитәкчесенең кырын эшләре ачылды


Данир Гайнуллин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән
Данир Гайнуллин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән

Башкортстан филармониясенең элекке җитәкчесе Данир Гайнуллинның финанс мутлыклары ачыкланды.

Узган атнада Башкортстан филармониясе җитәкчесе Данир Гайнуллинның вазыйфасыннан алынуын хәбәр иткән идек. Филармония артистлары аңа каршы утырыш уздырып, Башкортстан президентына һәм мәдәният министрына мөрәҗәгать кабул иткәннән соң, ул урыннан киткән иде.

Данир Гайнуллинның финанс мутлыклары ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре филармония 2008-2009 елларда яшь гаилә коручыларга орган залында тантана уздырылып, җыелган акчаның шәхси кесәләргә шууын ачыклады. Бу чаралардан ике ел эчендә 414 мең сум кергән. Бу акчаларны тулысынча ул чактагы җитәкче Данир Гайнуллин һәм филармониянең хисапчысы шәхси мәнфәгатьләрендә файдаланганнар.

Филармониягә әлегә яңа баш билгеләнмәде. Баш булырга дәгъва итүчеләр арасында Ринат Баимовның да булуы мәгълүм.

Ринат Баимов башкорт яшьләре иттифагын оештыручыларның берсе. Урыныннан алынган Данир Гайнуллин исә башкорт яшьләре иттифагын сыендырганы өчен дә гаепләнгән иде. Филармония артистлары, Ринат Баимов билгеләнгән очракта, дәррәү эштән китәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG