Американ дипломатиясе ветераны, АКШның Әфганстан һәм Пакстандагы махсус илчесе Ричард Һолбрук дүшәмбедә 69 яшендә Вашингтон хастаханәсендә вафат булды. Ул анда йөрәгенә операция ясау өчен китерелгән иде.
Ричард Һолбрук: дипломатиягә багышланган тормыш
1
31 октябрь 1995. АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Ричард Һолбрук Хорватия президенты Франьо Туҗман белән Дейтон янындагы хәрби ныгытмадан сөйләшүләр үткәреп кайта.
2
31 октябрь 1995, Райт-Паттерсон ныгытмасы. Ричард Һолбрук Балканда солых урнаштыру сөйләшүләренә килгән Сербия президенты Слобадан Милошевичны каршылый.
3
24 июнь 1998, Приштина янындагы Юник. Ричард Һолбрук Косовоны азат итү армиясе штабында шул армиянең бер хәрбие белән. Һолбрук анда Косовода кан куюны туктату максатында барган иде.
4
10 октябрь 1998, Приштина. Косово албаннары җитәкчесе Ибраһим Ругова (уртада) Британиянең Югославиядәге илчесе Брайан Донелли (с) һәм Ричард Һолбрук белән.
5
26 гыйнвар 2000, Нью-Йорк. АКШның БМОдагы илчесе Ричард Һолбрук БМО җитәкчесе Кофи Аннан белән Иминлек Шурасы утырышында.
6
4 июнь 2009, Мәрдән, Пакстан. Ричард Һолбрук Пакстан качаклары тирмәсендә. Кушма Штатлар Талибанга һөҗүм вакытында торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган пакстаннарга ашыгыч ярдәм күрсәтергә тырышты.
7
14 гыйнвар 2010. Ричард Һолбрук Пакстан гаскәрләре Талибанга каршы хәрби гамәлләр башкарган урын – Сват үзәнлегендә.
8
21 июнь 2010. Ричард Һолбрук Кандаһарда АКШның Әфганстандагы илчесе Карл Эйкенберри белән.
9
22 июнь 2010, Кабулдагы президент сарае. Ричард Һолбрук Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән.
10
18 июнь 2010, Исламабад. Ричард Һолбрук АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани белән.
11
15 октябрь 2010, Брюссель. Ричард Һолбрук Демократик Пакстан Дуслары төркеме белән очрашуда.