Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотека: өметләр киләсе елга калды


Социаль ипотека йортларына куелган быелгы планның үтәлмәячәген Татарстан җитәкчелеге дә таныды. Республиканың 11 районы програм планын тутырмады.

Социаль ипотека програмын үтәмәүчеләр арасында Казан шәһәре беренче урында тора. Башкалада быел 391 мең кв. метрлык торак тапшырылырга тиеш булса да, хәзергә 113 кв. метр торак кына кулланылышка тапшырылган. Планны үтәмәүчеләр арасында икенче урында – Әлмәт шәһәре.

Ә гомумән алганда Дәүләт торак фонды быел барлыгы 820 мең кв. метрлык торакны файдалануга тапшырырга тиеш булган. Әмма бүгенге көндә бу мәйданның 424 мең кв. метры гына тиешле хуҗаларын тапкан.

Казан һәм Әлмәт шәһәр башлыклары торак йортларны төзеп өлгертмәүдә Дәүләт торак фондын гаепли. Алар моңа сәбәп итеп, социаль ипотека буенча тендерларны бер көнлек ширкәтләрнең казануын һәм аларның тиешле мөмкинлекләргә ия булмавын күрсәтә. Моңа җавап итеп, торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин шәһәр хакимиятенең үз вакытында тиешле җир кишәрлекләрен бүлеп бирмәүләрен һәм нәтиҗәдә торак төзелешенең вакытында тәмамлана алмавын әйтә.

Җитәкчеләр гаепне бер-берсенә аударырга тырышса да, нәтиҗә үзгәрми. Яңа елны яңа фатирларда уздырырга өметләнгән гади халык тиешле акчаларын түләүгә дә карамастан, элеккеге фатирларында кала бирә.

Казанлы Камил Вәлиев тә өч ел дәвамында социаль ипотека чиратында тора.

– Без социаль ипотекада 2007 елның августыннан бирле чиратта торабыз. Хәзерге көндә 510 мең сум акча түләдек. Откан фатирыбыз декабрьдә тапшырылырга тиеш иде. Әмма аның безгә кайчан биреләчәген әйтмәгәннәр иде. Ә йорт әле дә тапшырылмаган.

Инде яңа елны яңа фатирда уздырырбыз дип исәпләгән идек. Хәзер инде киләсе елның март ахырларында кереп булырмы икән яңа фатирга, дип уйлап торам.

Сезгә хәзер нәрсә вәгъдә итәләр?

– Ул турыда кызыксынганым да, сораганым да юк. Газетлардан гына карап барам. Әле безгә дигән йорт тапшырылмый, әзер була алмый, дип язылган. Яңа өйнең күршеләре барып карап кайткан булганнар, әле өйнең эчке төзелеше дәвам итә икән.
Бу соңаруны нәрсәгә бәйләп күрсәтәләр?

– Бу хакта безгә беркем бернәрсә дә әйтми.
Эшләр болай барса, сез яңа фатирыгызга икенче елда күчә алырбыз, дип уйлыйсызмы?

– Өметсез шайтан гына була, диләр бит. Үзем ышанып торам инде. Ышаныч булмаса, бөтенләй боегып бетәсең бит. Мин үзем 25 мартка яңа фатирга күчәрбез дип уйлыйм, хатыным җәйгә күчеп булса да, әйбәт булыр иде ди.
Үзегез бу соңаруны нәрсәдән күрәсез?

– Гомумән дөрес планлаштырмаудан. Күпкә өмет итәләр, азыннан коры калалар. Элек шуның кадәр кв. метр тапшырган идек быел ике мәртәбә арттырып тапшырабыз, дип сөйләшәләр башта. Шул булдыра алганнарын гына эшләп чыксыннар иде. Бәлки бөтен кешегә әйбәт булыр иде.

Җаваплы кешеләр минем фатирда яшәп карасыннар иде бер. Бездә бит юынырга урын юк. Юынырга атна саен авылга кайтабыз. Үзләре 12 кв. метрда торып карасалар, моның нәрсә икәнлеген аңларлар иде. Алар үзләре берничә коттеджта тора. Ә гади халыкка юк.

Без менә хәзер бу фатир өчен дә түлибез, ипотека өчен дә акча кертеп барырга кирәк. Азмы-күпме барыбер безнең бюджетны кыса бит ул, ди Камил Вәлиев.
Гади халык бу соңаруны күпкә өмет итеп азыннан колак кагу итеп күрсә дә, 100 меңнән артык кв. метрлык торак төзелешенең икенче елга калуының сәбәпләре бер генә түгел, әлбәттә.
Белгечләр бу сәбәпләрне төрлечә аңлатырга тырыша. Соңаруның беренче сәбәбе итеп вакытында финанслау булмау күрсәтелә.

Дөрес стратегия билгеләнмәве бу сәбәпләрнең икенчесен тәшкил итә. Мисал өчен кайбер урыннарда дөрес планлаштырмау аркасында торак төзелеше вакытыннан 2 айга соңрак башланган.

Соңаруның төп сәбәпләренең берсе итеп, сыйфатлы төзелеш кирәк-яраклары белән тиешенчә һәм вакытында тәэмин ителмәү дә әйтелә ала.

Ә менә эшче көчләрнең Татарстанда җитешмәве, бигрәк тә ташчыларның аз булуы һәркемгә мәгълүм. Тиккә генә Русиянең төрле төбәкләреннән төзелеш эшчеләре җәлеп ителми шул.

Булган проблемны күрмәмешкә салышу яисә яшерү үзен торак төзелешендә бигрәк тә нык сиздерә. Ә инде проблемны яшереп калдыру мөмкин булмый башлагач, гаеплеләр эзләнә башлый.

Әйтергә кирәк, кем дә булса табылмый калмый, әлбәттә. Хәзергә, Казан шәһәрендә торак төзелешен соңартуда башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эмил Хөснетдинов “хилафлы” дип табылды һәм вазифасыннан азат ителде. Әмма бу “чистарту” шәһәр күләмендә генә тукталып калмаячак, дип әйтелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төзелешкә багышланган соңгы җыелышта “Мине кемдер алдады” дип, тикмәгә генә белдермәгәндер.

Ә президентны кемнең алдаганы ай ахырында билгеле булыр, мөгаен.
XS
SM
MD
LG