Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янә "Алтын Барс"лар өләштеләр


"Татар җыры - 2010"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

"Татар җыры" халыкара музыка фестивале быел да купшы итеп оештырылды.

18 декабрь Казанның “Пирамида” тамашалар үзәгендә “Татар җыры - 2010” йомгак концерты үтте. 30 номинациядә җиңүчеләргә “Алтын барс” сыннары тапшырылды.


Бу бәйрәм быел 11нче тапкыр оештырылды. Бу тамашаның кызу бәхәсләр, каршылыклы фикерләр тудыруы гадәткә керсә дә, бу көнне “Пирамида” бинасына барып, шушы милли тамашада катнаша алу зур мәртәбә булып санала.

“Татар җыры” – уңышка үрмәләү бәйрәме


Бу бәйгене “Татар моңы” яки элегрәк филармония үткәрә торган “Татар җыры” һәм башка бәйгеләр белән бутарга ярамый. Бу җыр “сабан туе”н дәүләт акчасына түгел, ә “Барс-медиа” компаниясе һәм спонсорлар акчасына үткәрәләр. Димәк, репертуар, катнашучылар исемлеге, сәхнә бизәлеше, яктылык кую тамаша кәсебе кануннарына буйсына.

Ялтыравыклы киемнәр, электроника нурлары уйнаган сәхнә, җырчылар артында биеп торучы төркемнәр, тантана шау-шуы – барысы да бәхет һәм уңыш сибелгәнен күрсәтүче бер мизгелгә әйләнә. Андый чакта тыйнаклык, сагыну, саргаю, газаплану турында, тормыш катлаулыклары хакында уйламыйсың, чөнки бу – бәхеткә ирешү, уңышка үрмәләү бәйрәме.

Олимпиада уеннарында бер спорт төрендә дүрт елга бер тапкыр бер чемпион өскә чыкса, “Татар җыры” бәйгесенең гала-концертында 30 җиңүче игълан ителә ала. Мондый хәлләр Мәскәү ТВсында, чит ил эстрадасында һәрвакыт очрап тора, ә менә милли эстрадада, халыкара шоу-бизнес һәм бәхет бәйрәме кануннарын үтәү бары тик шушы бәйгедә генә була.

Быелгы бәйрәмнең чыгымнары узган елдагы кебек үк 10 миллион сум тәшкил иткән. Димәк, дистәләрчә артистка киемнәр, сәхнәдә лазер уйнатулар, реклама һәм башка муллык яңгырлары җыр басуына тамган. Әлбәттә, бу гала-концертта катнашмаган бик шәп җырчылар да бар. Аларга “Алтын барс”лар тапшырылмый, лазер тәлинкәләре аларның чыгышларын зур тиражлар белән тарата алмый.

Ләкин хәзерге эстрада, бигрәк тә яшьләр, акча түләргә сәләтле урта буын вәкилләре “Барс-медиа” компаниясенең бу бәйрәмен заманча җыр Сабан туе буларак кабул итә. 2,5 мең сумнан башлап 5 меңгә якын сум торучы билетларны сатып алган татар кешеләрен бары тик монда гына күреп була. “Пирамида” алдында дүрт рәт булып төзелгән берсеннән-берсе затлы машиналар көтүе хәтта Дәүләт Шурасы утырышлары алдыннан була торган бай автоҗыеннан да мулрак иде.

Бәйрәмгә Татарстанның иң олы түрәләре җыелды

Җиңелчә җырларны һәм матур итеп киенгән җырчыларны, аларның күрәләтә кызыктыргыч хәрәкәтләре, җырчыларны мактап-зурлап, фанфар авазлары яңгырату, экраннарда эстрада йолдызларын әллә кем итеп зурлап күрсәтү кайберәүләрнең ачуын китергәндер. “Нинди генә җырлар һәм нинди генә җырчылар бу, Аллам сакласын” диючеләр табылып тора. Ләкин монда килү, “Пирамида” сәхнәсеннән чыгыш ясау, җырчыларны сәламләү өчен һәркем әллә ниләр бирердәй хәлдә була.

Быелгы “Татар җыры-2010”да 30 номинациядә 90 башкаручы финалга үткәрелде. Сәхнәдә һәр номинациядән бер генә кеше игълан ителде. Һәр җиңүчене котларга бу бәйрәмгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган яки акчалата мөмкинлекләре булган шәхесләр чыкты.

“Яңа гасыр” Телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Илшат Әминов телевизион тамашачы мәхәббәтен яулаган Алсу Әбелханова исеме язылган конвертны ачты. “Барс-медиа” компаниясенең мөдирләр шурасы рәисе Камил Гәрәев та үзе теләгән җырчыны беренчеләрдән булып котлады.

Спонсорлар, сәхнә, икътисад йолдызлары сәхнәгә чыгып та җиңүчеләрне котлады. Шунда ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Узган елдагы гала-концертка Татарстанның беренче һәм хәзерге президентлары Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

Быелгы концертка Татарстан президентының хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мәдәният, гадәттән тыш хәлләр, башка министрлар, район, шәһәр башлыклары, Русия төбәкләрендә яшәүче татар байлары һәм җәмәгать эшлеклеләре бу бәйгедә булды.

Тамашачы заманча җырларны хуп күрә

Җанлы тавыш белән җырлауда үзләрен мөлаем һәм моңлы итеп хәтердә калдыра алган Илназ Сафиуллин, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Имаев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Хәния, Салават, Алинә Шәрипҗанова, Гүзәл Уразова һәм башкалар. Бигрәк тә Илвина белән Раяз Фасыйховның уңышлы чыгыш ясавын аерым әйтергә кирәк.

Җырларның эчтәлеге һәм яңгырашы Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллинның алып баруына тәңгәл килде.

“Пирамида”нын экраннары аша бәйрәмгә килүчеләрне чит илдә яшәүчеләр Америкадан Оркыя һәм Абдул Даян гаиләсе, Финляндиядән Данис Бәдретдин, Лондоннан Алсу Сафина, Гарәп Әмирлекләреннән Илшат Сәфәргалиев һәм башкалар тәбрикләде. Халыкара фестивальне “Барс-медиа” интернет сәхифәсе аша дөньяның теләсә кайсы почмагыннан күреп була иде.

Дүрт сәгать дәвам иткән бу концерт бик күп энергия ала һәм гайрәт бирә. Ул милләтнең никадәр дәртле, заманча көчкә ия булуына төшендерә. Әлбәттә, җырларның берсен алып, берсен мактап, икенчесен хурлау бервакыт та тукталмый. Бу юлы да яңа җырларга сусау, яңа исемнәр эзләү дәвам итте.

Күпчелек җырлар “син киттең, мин калдым, яратам, ташлама, арттан йөрмә” дигән гыйбарәләргә багышланган иде. Шуңа күрә Гөлназ Сираеваның “Туганлыкларның көче” дип аталган гади генә җыры бигрәк тә истә калды. Кардәшлек, үз туганыңны, үз милләтеңне якын итү һәм аны зурлау һәркемгә аңлаешлы. Бу җырны һәм җырчыны никадәр генә тәнкыйтьләсәләр дә, ул башкарган җыр акча түләп, радио, телевидение аша котлап яңгырата торган әсәрләр арасында беренче урынга ия була алган.

Ә башка җырчыларга, әйтик, Идрис Гәзиевкә, Миңгол Галиевкә, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов кебек, Мирсәет Сөнгатуллин һәм Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларга да вакыт, урын һәм халык мәхәббәте барып җитәр. Бу юлы исә татар яшьләренең заманча эстрадада кызыклы һәм кыю, дәртле, ачык икәнлеге күренеп торды. Өметсез, мескен, артта калган халык алай булдыра алмый. Бу юлы булдыклы эшкуарлар җыр сәнгатен үзләре аңлаганча һәм булдыра алганча күтәрде. Киләсе елда шушы тамаша яздырылган лазер тәлинкәләре дөнья буйлап таралачак.

“Татар җыры-2010” бәйгесенең җиңүчеләре исемлеге

1. Иң яхшы бию проекты (ир-егетләр арасында) - Мөнир Рахмаев "Яшьлек тавышы".
2. 2010 елның популяр җыры (хатын-кызлар арасында) - Диләрә Илалетдинова "Һаман яратам"
3. 2010 нчы елның популяр җыры (ир-егетләр арасында) - Илдар Әхмәтов "Гомер генә бер бөртек"
4. Иң яхшы котлау җыры - Гөлназ Сираева "Туганлыкларның көче"
5. Ел төркеме - "Эссе" "Авылга"
6. Иң яхшы видеоклип (хатын-кызлар арасында) - Эльвира Хамматова "Кавыштыр мәхәббәт"
7. Иң яхшы видеоклип (ир-егетләр арасында) - Салават Миңнеханов "Онытма мине"
8. Ел ачышы- Эмиль Айзатулла "Күз нурым"
9. Яшьләр проекты - Иркә "Кагылма"
10. Иң яхшы саундтрек - Илназ Сафиуллин - Шәкүр "Минем заманам" ("Минем заманам" фильмыннан)
11. 2010 елның романтик җыры - Илсур Сафин "Сөюем бакчасы"
12. Телевизион тамашачы мәхәббәте - Алсу Әбелханова "Сорама хәлләремне"
13. 2010 елның популяр җыры - Илнар Сәйфиев "Дуслар-дускайлар"
14. 2010 елның ин яхшы хиты - Илназ Бах "Аңла йөрәгемне"
15. Иң яхшы дуэт - Ләйсән Гыймаева - Булат Бәйрәмов "Җанашым"
16. Иң яхшы альбом (хатын-кызлар арасында) - Әлфинә Әзһәмова альбом - "Мәхәббәт булмаса дөньяда"
17. Халык мәхәббәте (ир-егетләр арасында) - Нәфкать Нигъмәтуллин "Тип, йөрәгем"
18. Иң яхшы бию проекты (хатын-кызлар арасында) - Ландыш Нигъмәтҗанова "Карама минем якка"
19. 2010 елның музыкаль ташкыны - Ринат Рәхмәтуллин "Тукта, яңгыр"
20. Иң яхшы лирик җыр - Илвина "Таң атканда"
21. Татар радиосының махсус бүләге - ИлСаф "Никахсыз сөю"
22. Кабатланмас тавыш - Алинә Шәрипҗанова "Ашыктырма, гомер"
23. Иң яхшы альбом (ир-егетләр арасында) - Салават "22 сезон"
24. Тамашачы мәхәббәте - Раяз Фасыйхов "Сиңа"
25. Халыкчан җырчы (ир-егетләр арасында) - Зөфәр Билалов "Ашыкма дөньядан китәргә"
26. Халык мәхәббәте (хатын-кызлар арасында) - Гүзәл Уразова "Күк сирень"
27. Халыкчан җырчы (хатын-кызлар арасында) - Зәйнәп Фәрхетдинова "Талым ялгыз"
28. Иң яхшы эстрада җыр театры - Айдар Галимов
29. 2010 ел җырчысы (хатын-кызлар арасында) - Хәния Фәрхи "Юк, кирәкми, килмә"
30. 2010 ел җырчысы (ир-егетләр арасында) - Салават "Дуслар җыелган"
XS
SM
MD
LG