Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда элекке оппозициягә акрынлап юл ачыла


Илдар Габдрафыйков (с), Роберт Заһреев, Рамил Бигнов (у) “Матбугат балы” чарасында
Илдар Габдрафыйков (с), Роберт Заһреев, Рамил Бигнов (у) “Матбугат балы” чарасында

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Белоретта хөкүмәтнең күчмә утырышын уздырып кайтты. Анда элекке оппозиция җитәкчесе Рамил Бигнов та катнашты.

Узган якшәмбедә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Белоретта хөкүмәтнең күчмә утырышын уздырып кайтты. Бу әлеге төбәктә хөкүмәтнең тәүге тапкыр узган күчмә утырышы булды. Анда Башкортстан оппозициясенең элекке башы, бүген республика татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасын җитәкләүче Рамил Бигнов та катнашты. Ул президентка Белорет металлургия ширкәтен төзү эшләре турында сөйләде.

Эш шунда, Рамил Бигнов әлеге заводның мөдирләр шурасы рәисе итеп сайланган. Аның сүзләренчә, ул завод елына бер миллион тонна тимер, 600 мең тонна чуен эретү көченә ия булачак. Инде әлеге заводны төзүгә 300 миллион сум акча салынган. Рамил әфәнде республика казнасыннан 700 миллион сум өмет итүен ирештерсә дә, президент финанслау мәсьәләләренең бик гади булмавын ирештерде.

Әлеге заводны төзү өчен барлыгы 18 миллиард сум акча кирәк.

Район башлары сайлап куелачак

Башкортстанның җирле үзидарәне үстерү фонды башлыгы Роберт Заһреев президент блогында район хакимиятләре башларын сайлап кую мәсьәләсен күтәргән иде. Рөстәм Хәмитов аңа яклавын белдерде һәм якын араларда сайлап кую тәртибе кертеләчәген ирештерде. Башта ул берничә районда гына сынап каралачак.

Узган атна ахырында “Матбугат балы” чарасы үтте. Анда интернет блогларда даими катнашкан өч кеше президент бүләгенә лаек булды. Беренче урында заманында блоггер буларак хөкем ителгән Илдар Габдрафыйков, икенчедә Роберт Заһреев, өченче урында Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG