Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны акула куркытмаган


Эльвира Нуриәхмәтова
Эльвира Нуриәхмәтова

Мисырдагы Шарм әш-Шәйх ял итү шәһәрчегендә акулалар белән бәйле күңелсез вакыйгалар булуга карамастан, татарстаннар Кызыл диңгез ярларына барудан баш тартмаган.


Ни гаҗәп, Татарстан туристлары Мисырга барганда ук, акулаларга бәйле күңелсез вакыйгаларны ишетеп китә.

“Акула турында күп кенә тапшырулар да карадык, имеш-мимешләр дә шактый булды. Ләкин бу мине куркытмады, китеп бардым”, ди шушы көннәрдә Шарм әш-Шәйхтә ял итеп кайткан Казан кызы Эльвира Нуриәхмәтова. Ул анда егете белән була.

Кызыл диңгез ярлары
Акула куркытмады дисәләр дә, Мисырга аяк басуга ук, туристлар беренче сүз итеп, җирле халыктан ерткыч балык турында сораша башлый.

“Шарм әш-Шәйхнең һава аланында ук туристларны озатып йөрүче кешеләрдән (гидлар) акулалар калдымы әле, берәрсен тагын тешләмәдеме дигән сораулар яудырдык. Алар безне куркыныч янамый дип тынычландырды. Ләкин диңгез ярлары ябык иде, рәхәтләнеп су коенып булмады”, дип дәвам итте сүзен Эльвира.

Кунакханәнең диңгезгә тоташкан өлешләрендә махсус кешеләр торган, алар ял итүчеләрне суның тирән урынына җибәрмәгән. Ләкин теләгән кеше диңгезгә керә алган, тик күбесе үз гомере өчен борчылган, артык ерак йөзмәгән. Чөнки акуланың кешегә ташлану очрагының соңгысы Эльвиралар ял иткән кунакханәдән ерак булмаган.

“Алман милләтеннән булган хатынның, акула тешләп, гомере өзелү тарихын да сөйләделәр. Ул суга бик ерак кергән була, әйтүләренә күрә, китәр алдыннан диңгез белән саубуллашырга теләгән, нәтиҗәдә бөтенләй гомере белән саубуллаша”, ди Нуриәхмәтова.

Мисырда Франция туристын акула тешләү очрагы. www.ivmag.org фотосы
Шулай ук ул Шарм әш-Шәйх ярларыннан ерак түгел сарыклар төягән кораб үтүен һәм эсседән андагы күп хайваннар үлеп, аларны диңгезгә ату тарихын да сөйләде ул. Мисырлар акула тешләүнең төп сәбәпләренең берсе шул дип белдерә, ди Эльвира.

Кызыл диңгез ярларында булган күңелсез хәлләр ял итүчеләр санына да тәэсир иткән, туристлар аз булгач, җирле халыкка эш кимегән. Аларның күбесе болай да бик ярлы тора икән.

“Башта безгә дөньякүләм икътисади кризис тәэсир итсә, хәзер яңасы килеп басты, ул – акула, диде безне йөртүче мисырлы. Ул шулай ук бу хәлләрне артык күпертеп җибәрделәр дип тә әйтте. Чынлыкта бөтен дөньяга шауларлык хәлләр юк иде инде ди, иң мөһиме алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәклекне искә төшерде. Аллага шөкер, без дә исән-сау ял итеп кайттык, куркыныч хәлләр булмады”, диде Эльвира.

Эльвира Нуриәхмәтова
Алар Шарм әш-Шәйхтә дистәдән артык татарстаннарны күрә, Эльвира Казаннан, Түбән Камадан ял итәргә килгән милләттәшләрен очрата. Кайберләре, “Эх, күрергә иде шул акуланы” дип, диңгез ярлары буенча йөргән.

Шушы көннәрдә Мисырда булып кайткан 24 яшьлек Эльвира Нуриәхмәтова белән тулы әңгәмәне сез атна азагында чыгачак “Кызган таба” тапшыруында ишетә аласыз.
XS
SM
MD
LG