Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә төбәкара, дини оешмалар белән бәйләнешләр һәм милли сәясәт департамент төзелә


Мәскәү хөкүмәтендә төбәкара бәйләнешләр, дини оешмалар белән бәйләнешләр һәм милли сәясәт белән шөгыльләнәчәк яңа департамент оештырыла.

Интерфакс агентлыгы Мәскәү хөкүмәтендәге чыганакка таянып бу департаментның Төбәкара бәйләнешләр һәм милли сәясәт комитетына Дини оешмалар белән бәйләнешләр комитетын кушу нәтиҗәсендә төзелүен хәбәр итә.

Яңа департаментны кем җитәкләячәге, үзгәртелүче комитетларның җитәкчеләре аңа керү-кермәве турында әлегә берни дә әйтелми.
XS
SM
MD
LG