Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбиятсыз халык милләт булып кала алмый


Татар әдәбиятын кем укый? Әлбәттә, татар кешесе укый, әгәр укучылар саны кими бара икән, димәк, чын татар саны кимегәннән-кими бара.

Азатлык радиосының "Әдәбият кемгә кирәк?" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүендә әдәбиятның язмышын хәл итә торган бик тә мөһим бер нәрсә читтә калган – милли мәгарифнең хәле, татар теленең һәм әдәбиятының мәктәптә укытылу сыйфаты. Әлеге түгәрәк өстәлгә әдәбият фәне белгече белән беррәттән мәктәп әдәбият укытучысы да чакырылган булса, сөйләшү тагын да тулырак булган булыр иде. Туган телдә матур әдәбият әсәрләре иҗат итүчеләр, аны укучылар милли мәктәптән генә чыга – бу аксиома.

Русиядә берничә татар мәктәбен һәм гимназиясен исәпкә алмаганда, безнең илдә милли мәктәпләр юкка чыгарылды бит инде, этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укый хәзер татар балалары. Туган тел бөтенләй укытылмаса да, елына бер-ике мәртәбә бишек асып, чигелгән сөлгеләр элеп, өстәлгә баурсак, бәлешләр тезеп куеп, рус телендә әңгәмә үткәргән мәктәп тә этномәдәни компонентлы мәктәп дип атала.

Икенче сыйныфтан гына башлап атнага бирелгән бер дәрестә укытучы язучының иҗатын ачып бирә алсынмы, әсәр буенча укучыны үз фикерен әйтергә өйрәтсенме, туган телгә мәхәббәт уята алсынмы, матур әдәбият әсәрләре укырга омтылыш тәрбияли алсынмы? Шуларның берсен дә тиешле дәрәҗәдә эшли алмый укытучы бүгенге этномәдәни компонентлы мәктәптә. Бусы бер.

Икенче мәсьәлә – укытуның сыйфаты. Әдәбиятны мәктәптә укытуга карата мөнәсәбәт күптән үзгәрергә тиеш. Укытучы дәреснең күп өлешен әсәрнең идеясен ачыкларга тырышып үткәрә, ә баланы сәнгатьле сүзнең тәмен тоярга, аңарда әдәби әсәрне укыганда ләззәтләнү хисен тәрбияләүгә әһәмият бирми, ул әдәби әсәрне сәнгать итеп күрсәтүдән бигрәк, фән итеп бирергә тырыша, шунлыктан әдәби әсәр укуны балага аның күңел ихтыяҗы итеп сеңдерә алмый. Ә бит мәктәптә оста әдәбият укытучысыннан белем алган кеше гомере буена матур әдәбияттан аерыла алмый.

Соңгы 20 ел дәверендә сәхнәдән дә сәнгатьле татар сүзен бик сирәк ишетәбез, ә бит элек бер генә концерт программасы да сәнгатьле сүзсез үтми иде, аның тәэсире җырлар тәэсиренә караганда да озаграк саклана иде күңелдә, концерт бригадаларында сәнгатьле сүз остасы булмый калмый иде.

Ә хәзер җырчылар үзләре концертны алып бара, күп сөйлиләр, сүзләре дә мәгънәле, кызыклы да, әмма йөрәкне тетрәтми, чөнки алар сүз осталары түгел, аларның сөйләүләре аш бүлмәсендә чәй өстәле янында үзара сөйләшеп утырган кебек кенә.

Җан тетрәткеч тагын бер мәсьәлә бар: Татарстанның "Киләчәк мәктәп" программасында, ялгышмасам, туган телне башлангыч сыйныфларда гына укыту каралган. "Әти!", "әни", "ипи", "тоз" сүзләрен генә өйрәнеп чыккан буын туган халкының әдәбиятын укый алмаячак.

Журналистларның хезмәт хакы, язучыларның гонорарларының көлке дәрәҗәдә түбән булуы, күпчелек газета-журналларның гонорарсыз калуы – әдәбиятның көчен сындыручы фактор. Тамагың ач булса, иҗатта югары үсешкә ирешеп булмыйдыр ул. Бу өлкәдә рекламаның гына түгел, әдәби тәнкыйтьнең кыю-кыймас кына хәлдә булуы да татар әдәбиятын пропагандалап халык массасына җиткерүдә уңай роль уйнамый.

Матур әдәбиятны милләтнең зыялы катламы гына укый, дигән фикер белән һич килешеп булмый. Балачактан китап укырга өйрәтелгән һәркем йотлыгып укый әйбәт әсәрләрне.

Интернет әйбәт нәрсә, әмма ул китапны алмаштыра алмас кебек. Интернеттан ләззәтләнеп әдәби әсәр укып булмый торгандыр. Әдәбиятсыз калган халык милләт булып кала алмый. Әдәбиятны үстерү, аңа укучыларны җәлеп итү мәсьәләләре язучылар арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелек катнашында, хөкүмәт дәрәҗәсендә каралырга тиеш дип уйлыйм мин.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG