Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы Кавказ республикаларыннан котылмакчы


«Новый регион» агентлыгы уздырган фикер белешүендә катнашкан 74% халык Төньяк Кавказ төбәкләренең Русиядән аерылуын хуплаган.

Вазгыять алмашына. Әгәр 90нчы еллар башында Чечня Русиядән аерылу яклы булса, хәзер инде урыслар аннан котылу юлын эзли. Һәм Чечнядан гына түгел, аңа өстәп, алар Дагыстан, Ингушны да аермакчы. Һәрхәлдә фикер белешү шуны күрсәтә.

«Аерылуны тулысынча яклыйм, җитәр инде Кавказга Русияне саварга һәм куркытырга» дигән фикерне 73,97% халык хуплаган. Һәм бары 13,96%ы гына: «Мин моңа тулысынча каршы. Бу илнең таркала башлавына китерәчәк», дип җавап кайтарган.

Кавказларны Русиядән озатмакчылар

11 декабрь көнне Мәскәүнең Манеж мәйданындагы хәлләрдән соң Русиядә Кавказны аерырга теләүчеләр артканы инде интернет сәхифәләрдәге язулардан да күренә. Мисал өчен, «Азатлык» радиосының урыс редакциясе сәхифәсендә берәү бу хакта референдум уздырырга тәкъдим итә.

«Русия кешеләре үз составында Кавказ республикаларын күрергә телиме?” дигән сорау куярга кирәк. Аның нәтиҗәсе ничек булачагы хәзер үк билгеле. Менә шуннан соң инде йөзгә кызыллык китермәсен өчен алар белән матур бәйрәм оештырып саубуллашырга кирәк. Әлбәттә, чикләрне ябып куярга һәм виза режимы кертергә», дип яза ул.

Болай уйлаучылар саны арта бара. Мисал өчен, тумышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган һәм берничә ел элек Мәскәүгә акча эшләргә килгән Фатыйма көнкүрештә ввзгыятьнең шактый катлаулануын әйтә. Ул элек тә урыс милләтендәге хезмәткәрләрнең үзен яратып бетермәүләрен сизеп килгән, әмма Мәскәүдәге соңгы бәрелешләрдән соң инде мыскыллы сүзләрне битенә үк әйтә башлаганнар. Эштә хезмәткәрләр тарафыннан кысрыкланса, урамда гади яшьләрдән куркырга туры килә икән.

«Соңгы вакытта эштән кайтканда машина яллыйм. Бу бик кыйммәткә төшә, әмма кичен метрода кайту куркыныч», дип сөйли Фатыйма.

Һәм ул мондый хәлне кичерүче кавказлар, Үзәк Азиядән килүчеләр хәзер Мәскәүдә шактый булуын әйтә.

Кавказ үзе Русиядән аерылу яклы түгел

18 декабрь көнне Мәскәүнең Останкино телевизион үзәге янына каршылык чарасына җыелган яшьләр дә кулларына Русия харитасын тоткан иде. Алар анда Кавказны бүлеп «Инде котылырга вакыт» дип тә язып куйганнар.

Азатлыкның Төньяк Кавказ хезмәте башлыгы Аслан Доукаев сүзләренчә, мондый кәеф инде күптәннән сизелә.

“Мин моны соңгы вазгыять белән бәйледер дип санамыйм. Русиядә мондый кәеф инде берничә ел куәтләнә килә. Чөнки Русия хакимиятенең Төньяк Кавказдагы сәясәте күбесенчә үзен акламады. Русиядәге гади халыкның күбесе Кавказ инде очы-кырые күренмәгән бюджет коесына әйләнде дип саный. Ягъни хакимият Кавказ, аерым алганда Чечняны саклап калу өчен аңа күп акчалар түгә дигән фикердә. Хәзер инде Чечняга Ингуш белән Дагыстан да кушылды. Күпләргә бу ошамый. Чөнки Русиядә тормыш дәрәҗәсе бик түбән һәм халыкның 40%ка якыны хәерчелек дәрәҗәсендә яши. Шуңа мондый фикерләр туа да инде”, ди ул.

Доукаев фикеренчә, Дагыстан һәм Ингушта халык Русиядән аерылу яклы түгел. Һәм алар беркайчан да сепаратизмга тартылмавын әйтә.

“Ә менә Чечняда хәл башкачарак. Анда сепаратистик рух көчле иде, ләкин ике сугыштан соң халык бик арды һәм сәяси төшенкелек туды. Рамзан Кадыйров режимы бу аерылу турындагы кәефләрне сүндерде. Ягъни Чечня инде шулай ук Русиядән аерылырга әллә ни теләмәс төсле”, ди ул.

Доукаев сүзләренчә, вакыт-вакыт Русиядә төрле хәрәкәтләр барлыкка килә һәм алар "йөзләрчә хәрбиләр үлеменә сәбәп булган, икътисад үсеше өчен миллиардча сум акчалар тотылган Чечня, Дагыстан, Ингуш кирәкме соң?” дигән сорау бирә.

“Бу мәсьәләләр шулай күтәрелеп торачак һәм хакимияткә кайчанда булса моңа әйләнеп кайтырга туры киләчәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG