Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурков Бөтенрусия мөфтияте белән очрашты


Владислав Сурков
Владислав Сурков

Русия президент идарәсе җитәкчесе Бөтенрусия мөфтияте вәкилләренә традицион исламга ярдәм вәгъдә итте.

Русия президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурков, күптән түгел оешкан Бөтенрусия мөфтиятенең президиум әгъзалары белән очрашуда "дәүләт Русиядә традицион ислам үсешен яклап килде һәм киләчәктә дә яклаячак", дип белдерде.

Очрашуда Ставрополь мөфтие Мөхәммәт Рәхимов, Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев, Урал төбәге мөфтие Сибгатулла Сәйдуллин һәм Рязань өлкәсенең “Иман” ислам җәмгыяте рәисе Әлшән Галиев катнашты.

Анда дәүләт-дин мөнәсәбәтләрен камилләштерү, ислам мәгарифе, дини экстремистик агымнарга каршы көрәш турында сүз барган.

Бөтенрусия мөфтияте вәкилләре дәүләт түрәсенә үз оешмаларының максатлары турында сөйләгән.

Декабрь уртасында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин әлеге яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтиятен илдә ислам үсешен туктатырга маташуда гаепләгән иде.

Атна башында Сурков Равил Гайнетдин белән дә очрашып аңа ярдәм вәгъдә итте.

Очрашудан соң Гайнетдин "мөселманнарның Русиядәге хакимияткә карата бернинди дәгъвасы юк, дәүләт илдә яшәүче мөселманнарның барлык мәнфәгатьләрен дә кайгырта", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG