Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовны намуслы булырга өндиләр


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка карата басым арта. Аннан ягулык-энергетика тармагын саткан акчаларны республика бюджетына кайтаруны таләп итәләр.

Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды акчалары язмышына кагылышлы җәнҗал бу атнада аеруча кызып китте.

2 миллиард доллар күләмендәге акчаны бюджетка кайтару кирәклеге турында республика оппозициясе вәкилләре узган елларда ук белдерә килгән иде. Хәзер инде хәтта элекке елларда Рәхимов әфәндене көне-төне мактаган, аңа мәдхия җырлаган рәсми матбугат чаралары да аны фаш иткән язмалар бастыра.

Җомга көнне дә Башкортстанның барлык рәсми гәзитләре һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы бу темага байтак мәкаләләр бастырды.

“Кызыл таң” татар гәзитендә соңгы санда сәясәт белгече Виктор Капатакның “Урал” ярларында Нобель уйланулары” исемле язмасы дөнья күрде. Мортаза Рәхимовның сүзчесе Сергей Лаврентьев “Урал” фондын Нобель фонды белән чагыштырган иде. Шушы җәһәттән мәкалә авторы кинаяле фикерләре белән уртаклаша.

Кеше хокукларын яклаучы җәмәгать эшлеклесе Эдвард Мурзин, “Башинформ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә “Мортаза Рәхимов “Урал” фонды акчаларын зур медицина үзәген төзетүгә күчерсә, яхшы булыр иде”, дип тәкъдим итә.

“Республиканың күпмилләтле халкы карамагында булырга тиешле акчаларның фәкать бер гаилә кесәсенә генә күчүе гадел түгел, - ди Эдвард Мурзин. – Нефть ширкәтләрен безнең әтиләр һәм бабайлар төзегән. Әле дә аларда дистәләрчә мең кеше эшли. Нефть активларын сатудагы хәрәмләшүләр ныклы тикшерелергә һәм гаеплеләр үз җәзасын алырга тиеш”.

Мортаза Рәхимов президент булганда республика берләшкән оппозициясен җитәкләгән Рамил Бигнов та “Башкортстан ягулык-энергетика тармагы акчалары республика бюджетына кайтарылырга тиеш”, ди. Бигнов әфәнде шушы таләпне әле Мортаза Рәхимов президент булган елларда да курыкмыйча куя торган шәхес иде.

“Рәсми матбугат басмаларында да Мортаза Рәхимовка карата басымның көчәя баруы бары тик бер нәрсәне аңлата – димәк “Урал” фонды акчаларын бюджетка кайтару буенча җитди эш башланган”, - ди Рамил Бигнов.

Рамил Бигнов әйтүенчә, Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимов намус төшенчәсен югалтмаган булса, “Урал” фонды акчаларын республика халкы файдасына кайтарып бирергә тиеш. “Аларның 2 миллиард доллар акчадан республика файдасына аз күләмдәге процентларны гына бирергә җыенуы халыктан көлү ул”, ди Рамил Бигнов.

Матбугатта соңгы бер елдан артык чит илдә яшәүче Урал Рәхимовның күпме акчалар алуы хакында да ачыктан-ачык языла хәзер. “Салават Юлаев” хоккей клубы президенты буларак, Урал Рәхимов 2009 елның март аеннан быелгы май аена кадәр җәмгысе 645 миллион рубль хезмәт хакы алган.

Хәзер халык арасында шундый мәзәк тә йөри: “Урал Рәхимов бигрәк ата җанлы кеше түгел икән. Әтисенә картлык көнендә юынып чыгу өчен бер мунча да салып бирә алмаган”.

Берничә көн элек Мортаза Рәхимовның сүзчесе аны Булгак авылындагы президент мунчасыннан мәхрүм иткәннәр, дип зарланган иде.
XS
SM
MD
LG