Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Уфада Путин белән очрашты


Уфа – Башкорстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген Уфада “СургутТрубоПроводСтрой” ширкәте президенты Игорь Путин һәм ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе Сергей Кошкин белән очрашкан.

Очрашу вакытында эшкуарлар Хәмитовка Стәрлетамак шәһәрендә нефть эшкәртү комплексы төзү ниятен җиткергән.

Моннан тыш инвесторлар Уфада “Ашан” исемле ике сәүдә үзәге һәм аквапарк төзергә җыена.

Хәмитов бу ниятләргә хуплау белдергән. Республикага килүче инвесторларга ярдәм итү – төп максатларның берсе, дигән президент.

Игорь Путин – Русия премьер-министры Владимир Путинның икетуган энесе.
XS
SM
MD
LG