Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Татар мәдәни үзәгененең 15 еллыгы зурлап билгеләнде


Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш

Сембердә 1995 елда оешкан Татар мәдәни үзәге моңарчы әллә ни мактанырлык гамәлләр кыла алмаса да, соңгы вакытта шактый нәтиҗәле эшләр башкаруга иреште.

Сембернең “Туган тел” оешмасы вәкиле әлеге бәйрәмдә ясаган чыгышында мәдәни үзәкнең төзелүенә кадәр булган вакыйгалар белән таныштырып китте:

"1988 елның апрелендә бөтен Совет Берлегендә беренче татар милли оешмасы буларак аваз салган “Туган тел” оешмасы үз вакытында ярыйсы гына уңышларга ирешкән иде. Ул үзенең өч олы гамәле белән горурлана ала.

Беренче уңыш – 1989 елның апрелендә “Чишмә” исеме белән ачылган телевизион тапшыру эфирда татар теленең дә яңгыравына сусаган халкыбыз тарафыннан зәм-зәм суыдай кабул ителде. Ул өлкә татарларының җан ризыгына әйләнгән иде. Тик менә РТР каналының Мәскәүдәге хуҗалары эченә сыймады кебек мондый хәл. Бездәге мәгълүматлар буенча, аны хәзер өлкә үзәгенә якынрак яшәүче милләттәшләребез генә карый ала.

Икенче уңыш – 1989 елның 30 декабрьдә өлкә татарлары “Өмет” гәзитенә ия булды. “Өмет”нең, башка Татарстан белән Башкортстаннан кала, барча өлкә гәзитләре белән чагыштырганда, иң күп тиражлы булуы белән горурланырга да була. Әле ул күләме белән дә шатландырмакчы икән: киләсе ел башыннан ул унике битле булып чыгачак.

Өченче уңыш – 1995 елда Татар мәдәни үзәген ачып җибәрү. Моңа кадәр бу оешманың мактанырлык әллә ни гамәлләр кыла алмавы – аның “Халыклар дуслыгы йорты” дип аталган оешма карамагына тапшырылуы аркасында булды. Шөкер, бүген Татар мәдәни үзәге менә дигән үз бинасына ия булды. Ул халкыбызга хезмәт итү ягыннан тулы канлы тормыш алып барырга да сәләтле. Һәм моңа тиешле шартлар да бар, диясе килә. Оста оештыручы һәм ифрат та милли җанлы кызыбыз Әлфия Рамазанованың да мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе булып эшкә алынуы – үзәгебезнең төп терәгебез булуына шик калдырмый да."
Бәйрәм үзе мәдәни үзәкнең 15 ел эчендә кылган күркәм гамәлләрен тасвирлаган видеосюжеттан башланды. Беренче булып сүз тоткан өлкә башлыгы Сергей Морозов мәдәни үзәкнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, шулай ук башка мәсьәләләргә дә тукталды.

Бәйрәмнән күренеш
Сергей Иванович, үзе элегрәк Димитровград (Мәләкәс) шәһәренең мэры булып эшләгәнгәдер инде, “Татар гүзәле” конкурсында Мәләкәс кызы Гүзәл Сәмигуллинаның җиңеп чыгуына канәгатьлек белдерде. Өлкәдә ике мәртәбә: Димитровградта һәм өлкә үзәгендә Федераль Сабантуйларның узуына да ассызыклап үтте. Өлкә үзәгендә Димитровград кызы Роза Хәлиуллинаның ана телен саклап калу буенча методист буларак тырышлыкларына да игътибар юнәлтте. Өлкә башлыгы буш кул белән килмәгән: мәдәни үзәккә концерт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды ул. Өлкә башлыгы шулай ук шәһәр читендә 2,5 гектар җирдә милли авыллар булачагына игътибар юнәлтте:

“Аларның һәрберсендә этнография музее, ана телен өйрәнү өчен төрле түгәрәкләр, кәсеп йортлары, милли басмаларның һәм телетапшыруларның редакцияләре урнашачак. Мин барчагыз да бу гамәлне тормышка ашыруда актив катнашырсыз, дигән өметтә”.
Өлкәнең кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов тәбриген аның урынбасары Тамара Дмитриева җиткерде.

Артабан чыгышлар җыр-биюләр белән чиратлашып бардылар. Концерт номерларын Алсу Әлмәтева җитәкчелегендәге балалар ансамбле башлап җибәрде.

Татарстанның мәдәният министрлыгы вәкиле Зөлфәт Зиннуров исә Зилә Вәлиева кул куйган мактау кәгазьләре һәм видеопроектор алу өчен утыз меңлек сертификат тапшырды. Шулай ук БТК рәисе Ринат Закиров исеменнән дә мәдәни үзәккә мактау кәгазе белән Татарстан флагын тапшырды. Һәм бу флагның мәдәни үзәктә һәрдаим җилфердәп торуына ышаныч белдерде.

Айдар Габдинов
Гомумән, Казан кунакларының чыгышлары Татарстаныбызның сибелгән-чәчелгән татар өчен төп таяныч һәм өмет икәнен тагын бер кат раслады дияргә дә була. Казан кунагы Айдар Габдинов үзенең кабатланмас диярлек моңы белән сыйлады.

Тагын бер Казан егете Вәис Бәйрәмев тальян гармунында өлкән буынның яшьлек хатирәләрен уятты дияргә дә буладыр.

Артабан өлкәнең мәдәният җитәкчеләре мәдәни үзәккә тәмле сүзләр җиткерделәр һәм милли мәдәниятне үстерүдә хезмәтләре өчен җирле активистларга бүләкләр тапшырдылар. Автономия рәисе Фәрит Әюпов шушы җимерек бинаны аякка бастыру өчен Татарстанның 1 миллион 250 мең сум акча бирүен искә төшерде.

Гомумән, әлеге тантаналы чара өлкәбездә татар мәдәниятенең киләчәге дә күркәм булыр, иншалла, дигән өметләрне дә ныгыта төште. Динара Галимҗанова, Рамил Әйметдинов, Ләйсән Сабитова кебек яшь талантлар үсеп килүе дә шуңа нигез бирә.

Бәйрәм Иршат Мөхәммәтҗановның халык тарафыннан ифрат та җылы кабул ителгән чыгышы белән тәмамланды. Һәрхәлдә моңа кадәр андый озын-озак алкышлар күргән, ишеткән юк иде әле.
XS
SM
MD
LG