Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев төбәк башлыкларын президент итеп атауны тыю канунын имзалады


Русиядә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләрдә президент турындагы кануннар үзгәртелергә тиеш булачак. Президент Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын президент итеп атауны тыю канунынга кул куйды.

Әлеге канунны 21 декабрьдә Дәүләт Думасы һәм 24 декабрьдә Федерация Шурасы кабул итте.

Яңа федераль канунда “Русия төбәге башлыгы исемендә Русия дәүләте башлыгы – президенты атамасында булган сүзләр кулланылмаска тиеш”, диелгән.

Узган атнада булган очрашуда Татарстан һәм Башкортстан президентлары моңа үз мөнәсәбәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов “Мине хәзерге атама канәгатьләндерә”, - дип белдерде. Ул шулай ук федераль канун булганда республика галимнәре, белгечләре җитәкчене ничек атау турында карар итәр дип исәпли.

Рөстәм Хәмитов та президент атамасын үзгәртергә ашыкмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG