Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 татар матбугаты өчен авыр ел булды


Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары яңа елны күңелле һәм күңелсез яңалыклар белән каршылый. Әбүнәчеләр саны артмый, кайбер басмаларда баш мөхәррирләр алмашына.


"Безнең гәҗит"нең соңгы санында “Сау бул, авыр ел” дигән баш мәкалә басылып чыкты. Газетның күзәтүчесе Сәйдулла Кутушев сәяси вакыйгаларны, корылык, кызулык, кар кебек Ходай биргән сынауларны, бәяләр артуны санап, болардан нәтиҗә чыгарып, "Cау бул, авыр ел!" ди. Һәм аннан соң автор 2011 елны “Cаумы, тагын да авыррак ел!” дип сәламли.

Татар газетларының баш мөхәррирләре авторның бу фикеренә кушылыр иде. Алар укучылар өчен шактый авыр көрәшкә нәтиҗәләр ясый. Тормыш кыйммәтләнә, коммуналь түләүләрнең күләме арта, почта хезмәтләре өчен дә бәяләр артып тора, нәтиҗәдә татар басмаларына укучыларны җәлеп итү елдан-ел авырлаша бара.

Шушы арада 2011 елның беренче яртысына газет-журналларга язылу кампаниясе тәмамланды. Хосусый һәм дәүләт газетлары да тиражларның төшеп баруына зарлана. "Безнең гәҗит"нең соңгы санында “Саубуллашмыйбыз әле” исемле баш мөхәррир мөрәҗәгате басылып чыкты.

“Менә тагын бер ел үтеп бара. 2010 елның соңгы санын кулыгызга алдыгыз. Әмма аерылмыйбыз, киләсе елда кабат күрешербез. Бергәләшеп яңа 2011 елны барлый башларбыз. Ә без киләсе елда да сердәшегез, киңәшчегез, таянычыгыз булырга тырышырбыз”, дип яза анда баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов
Аның әйтүенә караганда, бу басманың Русия буйлап бер меңгә якын әбүнәчесе бар, Татарстанда алдагы ярты елга "БГ"га 16 мең тирәсе кеше язылган, шулай ук “Безнең гәҗит”нең 3 меңгә якын данәсе киоскларга таратыла, ягъни бу басма үз чыгымнарын нык кына киметеп булса да, язылу бәясен бик арттырмыйча, күпчелек укучыларын саклап кала алды. Республикада иң зур тираж белән таралучы татарча басмалар рәтенә керүче “Безнең гәҗит”нең моңарчы 18 мең укучысы бар иде.

Илфат Фәйзрахманов хәзерге вакытта хосусый һәм дәүләткә караган татар газетлары арасында укучылар өчен тартышу бара, дип саный.

Дәүләткә караган күпчелек татар матбугаты да әбүнәчеләр саны арту, киоскларда күпләп сатылу белән мактана алмый. Моның сәбәпләрен Илфат Фәйзрахманов бәяләр артудан тыш, матбугатның дәрәҗәсе төшүендә дә күрә.

"Юлларда коточкыч бөкеләр, 100 ел буена моның хәтле кар яуганы юк иде дип акланалар, юллар чистартылмый. Матбугатка бу хакта язмаска дип әмер бирелгән, ди. Ал да гөл дип язгач, кешеләр дә язылмый", ди ул.

Тормыш кыйммәтләнү һәм әбүнәчеләр өчен көрәшүдән ары, кайбер рәсми матбугатның башка авыр мәшәкатьләре дә булды. "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газетлары дистәләрчә ел утырган биналарыннан, "Идел-пресс" нәшрият йортыннан чыгарылды, "Татмедиа" агентлыгына күченде. Анда эш бүлмәләре кысынкырак, бар хәбәрчеләр дә бергә утырачак, дип зарланды матбугат хезмәткәрләре.

Бу күченү газетның сыйфатына зыян салмас, редакциянең кыскаруына китермәс дип өметләнә аның укучылары.

Республика казнасыннан финанслаучы һәм әбүнә акчасына яшәүче бу басмаларның элекке бинадан чыгаруга рәсми аңлатма бирелмәде. Алар урынына "Татмедиа" вәкилләре күчәчәк дип хәбәр ителә.

“Чаян” журналында баш мөхәррир алышынды. Рәшит Зәкиев вазифасыннан китте һәм алга таба баш мөхәррир урынбасары булып эшләячәк. Хәзер ике телдә чыгучы “Чаян” журналын бу басмада 20 еллап эшләгән, элекке баш мөхәррир урынбасары Рафаэль Хәлилуллов җитәкләячәк.

Заманында “Чаян” журналы кискен сәяси сатира, кыю позициясе өчен шактый популярлык казанган иде. Соңгы елларда “Чаян”ның да елдан-ел тиражларын төшеп бара. Әлегә бу сатира-юмор журналының 5 мең тирәсе әбүнәчесе бар.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгып килүче “Ялкын” журналында да яңалык бар. Анда баш мөхәррир кәнәфиенә Йолдыз Миңнуллинаның билгеләнүе көтелә. Яшь шагыйрә, язучы Йолдыз Миңнуллина бу басма белән инде байтак еллар хезмәттәшлек итә, журнал өчен мәкаләләр яза иде. Моңа кадәр журнал белән дистә еллар буе Элмира Закирова җитәкчелек итте. "Ялкын"ның 6 мең тирәсе әбүнәчесе бар иде.
XS
SM
MD
LG