Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев 27 декабрь көнне, Русия Дәүләт шурасы һәм президент каршындагы милли проектларны һәм демографик сәясәтне тормышка ашыру комиссиясенең уртак утырышында, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне һәрбер регион җитәкчесенең шәхси күзәтүенә кертергә кирәк дип тәкъдим иткән иде. Мәскәүдә узган әлеге җыелышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Әмма бу тәкъдимгә кадәр Татарстан президенты аппаратында дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, динара татулыкны ныгыту һәм республикада дини экстремизмның таралуын кисәтү максатыннан яңа идарә оештырылган иде инде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу идарәнең корылуын күздә тоткан фәрманга 25 декабрьдә кул куйды.
“Мәчетләрдәге кадрларыбыз канәгатьләнерлек түгел”
Әлеге дини идарә ни өчен президент аппаратында оешты соң? Татарстанда бүгенге көндә дини мохит нинди хәлдә? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Азатлык” радиосына мондый аңлатма бирде:
“Президент шундый карар кабул иткән икән, ягъни министрлар кабинетындагы бүлекне алып, үз аппаратында шушындый бүлекне оештырган икән, димәк ул бу темага игътибарны арттыра дигән сүз. Президент игътибарын арттыргач, димәк ниндидер канәгатьсезлек бар, ниндидер килешеп бетмәү бар дигән фикергә киләм, һәм бу чыннан да шулай.
Нигә дигәндә, соңгы елларда Татарстаныбызда, күрше Башкортстанда һәм башка республикаларда меңләгән мәчетләр барлыкка килде. Ә алардагы кадрлар, әйтик хәзрәтләр, мөфтиләр яисә кайдадыр укып кайткан шәкертләр алар үзебезнең мөселманнарыбызны берләштерү, якынайту мәсьәләләрен, ниндидер халыкка якын булган толерант дин белән, димәк, эшләп җиткермиләр.
“Ватандашларыбызның кайсы агымнарга җәлеп ителүләре безне кызыксындырмый калмый”
Безне монда борчый торган мәсьәлә бик күп. Минем уйлавымча, дин ул шундый әйбер, аңа күбесенчә өлкән кешеләр бирелеп, дингә тулаем ышанып, киләчәген уйлап кереп китә.
Бүгенге көндә, сез игътибар белән карыйсыз икән, дингә бирелүдә яшьләр дә күбәйде. Алар белән ничек эш итә икән мөфтият, аларны кайсы якка шәһәр, район һәм авыл имамнары тарта икән? Бу мәсьәләләр безне борчымый калмый. Без аның белән кызыксынабыз. Нигә дигәндә, алар – иң беренче чиратта безнең халык. Аннары гына әле алар дингә бирелгән кешеләр дип санала.
Сезгә мәгълүм булганча, ислам диненең төрле агымнары бар. Кемдер әйтә ваһһабилар ди, шигыйлар, сөнниләр һәм башка юнәлешләре кебек. Безнең исәп, уй һәм теләк – үзебезнең элек-электән, ата-бабаларыбыздан килгән һәм калган, мин әйтер итем, татарларга 922 елның 21 маенда кергән дини юнәлешне саклау.
Безнең Татарстаныбызда күп милләтле, күп динле халык яши. Башка диннәргә ислам дине ничек карый? Безгә бит бергә яшәргә кирәк. Аны дошман дип күрсәң, җинаятьчелеккә бассаң, ул вакытта республиканың, халыкның киләчәге бик авыр булып күренә минем күзгә.
Без төрле дин кешеләренең бергә булуын, аларның да үз диннәренә ышанып, үз диннәрен тотуын, бер-берсен дөрес аңлап, дошман иттереп күрмичә яшәүләрен телибез һәм дин әһелләреннән шундый сәясәт алып баруларын сорыйбыз.
Президент үзенең администрациясендә андый бүлек оештырган икән, димәк президент исеменнән сәясәт алып барырлар һәм бу эшкә игътибар артыр. Халык аның өчен рәхмәт әйтер. Алла боерса, тынычлык сакларбыз”, дип белдерде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Яңа идарә җитәкчесе Марат Гатин туган теленнән тыш тагын өч чит тел белә
Президент аппаратында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең җитәкчесе итеп Марат Гатин билгеләнде.
Ул Арчада туган. 2001 елда Мисырның “Әл-Әзһәр” һәм бер үк вакытта Казан Дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Алга таба ул Каһирәнең дәүләт университетында политология белгечлеге алган.
2006 елда Татарстан президентының тышкы мөнәсәбәтләр Департаментының Азия һәм Африка илләре бүлегенең баш киңәшче булып эшләгән. 2009 елда әлеге бүлекнең җитәкчесе булган.
25 декабрьдә Татарстан президентының 863 санлы фәрманы белән яңа идарәгә җитәкче итеп билгеләнә.
Марат Гатин туган телен камил белүдән тыш, рус, гарәп һәм инглиз телләрендә дә иркен сөйләшә.