Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орһан Памук: Төркиядә Европа хыялы сүнә бара


Төркия милләтчеләре Европа Берлеген тәнкыйть итә
Төркия милләтчеләре Европа Берлеген тәнкыйть итә

Танылган язучы Орһан Памук Европаның, үз эчендәге проблемалары сәбәпле, иммигрантларны үзенә янау буларак күрә башлавына борчылу белдерде.

Нобель бүләге иясе Төркиянең танылган язучысы Орһан Памукның The Guardian газетасында "Төркиядә юкка чыккан Европа хыялы" исемле мәкаләсе дөнья күрде. Памук мәкаләсен, беренче дөнья сугышы белән таркалган Госманлы империясеннән соң Ататөрекнең җөмһүрияткә нигез салып, "европалашу" өчен яңа реформалар башкаруын искә төшерү белән башлый.

"1950-1960 елларда мәктәпләрдә укытылган китапларда Европа, алсу төстә бер әкияти кыйтга буларак аңлатыла, безнең дә бу хыялга ышануыбыз кирәклеге аңлатыла иде" дип яза ул.
Җиңелгән мәдәниятләр җиңүчеләренә охшарга тырышa

Памук XIV гасырдагы мөселман галиме Ибне Халдунның бу хакта гыйбрәтле сүзен дә искә төшерә. Гарәп галиме "Җиңелгән мәдәниятләр җиңүчеләре кебек кыланырга тырышыр" дигән булган.

Орһан Памук төрекләрнең тарих буена башка бер милләтнең колoнизациясе астында кермәвенә басым ясый. Памук "Европага кызыгу" яисә "Көнбатышка охшарга тырышу" агымы турында исә, моның Franz Fanon яисә Edward Said’ның китапларында кимчелек буларак түгел, ә тарихи бер зарурлык буларак аңлатылуын искә төшерә. Ләкин Памук бу "Европа хыялы" төшенчәсе инде әкренләп юкка чыга", дип яза.

Язучы Орһан Памук
Орһан Памук, бала чакта мәктәпләрдә укытылган китапларда дин белән дәүләт арасына чик куюның, гарәп хәрефләрен ташлап латинга күчүнең өстенлеген өйрәткәндә укучылар башында сораулар да тудыруын искә төшерә.

Памук бер үк сыйныфта укыган иптәшләренең: "Ә реформалардан соң без нигә үзгәрмәдек соң? дип соравы турында яза.


Сәбәпләре
...

Төркиянең Европага булган ышанычын әкренләп югалтуын алга сөргән Памук үз мәкаләсендә монын сәбәпләрен дә санап уза.

"Бу бәлки Төркиянең инде икътисадта үсә баруы белән бәйледер. Хәзер гаскәр тарафыннан идарә ителгән авыл халкы юк. Көчле цивиль җәмәгатьчелекне үз иткән халык барлыкка килә, бәлки бу сәбәпчедер. Һәм моңа өстәп, Төркиянең соңгы елларда Европа Берлеге белән нәтиҗәсез сөйләшүләре тәэсир итми калмагандыр", ди.

Төркия-Европа мөнәсәбәтләре

Төркия-Европа Берлеге арасында мөнәсәбәтләренең кимүе турында язган Памук, моның сәбәбен заманында Төркия армиясендәге бер төркем кешенең, зур матбугат чаралары һәм милләтче сәяси партияләр белән берләшеп, Европага әгъзалык адымнарына балта чабуы белән аңлата.

"Миңа һәм башка бик күп язучыга каршы мәхкәмә эше башлану, христиан миссионерларының үтерелүендә дә моның тәэсире бар", ди Орһан Памук.
XS
SM
MD
LG